Басма җиңүчеләрнең берсе булды һәм 200 мең сум акча алачак.
«Питрәч-информ» редакциясе коллективы «Бизнес төзү коралы һәм акча эшләү мөмкинлеге буларак авыл хуҗалыгы» проекты белән федераль грант конкурсында катнашты.
Проектны гамәлгә ашыру кысаларында газетада ел дәвамында авыл хуҗалыгы тармагының популярлыгын арттыруга юнәлдерелгән материаллар циклы басылачак.
Без авылда үз эшеңне үстерү мөмкинлекләре турында сөйләячәкбез һәм авыл хуҗалыгында үз бизнесыңны төзеп, акча эшләп булуын исбатларбыз, - дип билгеләп үтә басманың баш мөхәррире Ләйсән Мифтахова.
Редакция районда авыл хуҗалыгы тармагындагы уңышлы проектлар турында мәкаләләр санын арттырачак, газета битләрендә яшь фермерларга ярдәм итү өчен төрле программалар, грантлар, субсидияләр турында мәгълүмат бастырачак. Журналистлар җирле халык арасында матур мисаллар эзләячәкләр һәм авыл хуҗалыгы һөнәрләренең дәрәҗәсен арттырачаклар.