Эшләр якынча 60 процентка башкарылган инде.
«Ак Барс Питрәч», «Макс-Ойл», «Шәле-Агро», Гаврилов исемендәге агрофирмалар һәм барлык крестьян-фермер хуҗалыкларының өчтән бер өлеше старт алды. Хәзер аграрийлар көзге культураларны өстәмә тукландыра.
Быелгы яз үз хокукларына керергә ашыкмады. Көннәр дә күптән түгел генә җылына башлады. Шуңа күрә җир гадәттәгедән озаграк өлгерә. Аграрийлар кар эреп беткәнне һәм суның туфракка сеңеп беткәнен көттеләр.
Районның кайбер хуҗалыклары күпьеллык үләннәрне өстәмә тукландыру, туңга сөрелгән җирләрне тырмалау белән мәшгуль. Һава торышы яхшы торса, майның беренче числоларында чәчүгә керешәчәкләр.