Антирейтингны Теләче районы җитәкләде.
Агымдагы елның март аенда Теләче районы Татарстанда теркәлгән эшсезлек дәрәҗәсе буенча 0,92% күрсәткеч белән лидер булды. Икенче урында Питрәч районы (0,82%), өченчедә — Әлмәт (0,64%). Бишлекне Югары Ослан (0,62%) һәм Түбән Кама (0,59%) районнары төгәлләде.
Беренче унлыкка Алабуга (0,58%), Саба (0,58%), Чирмешән (0,56%) һәм Аксубай (0,56%) районнары керә. Казан 6 нчы урынны алды.
Тулаем алганда, март аенда Татарстан буенча 10 114 эшсез исәпләнә. Республикада эшсезлек дәрәҗәсе 0,5% тәшкил иткән.
Балык Бистәсе, Апас һәм Ютазы районнарында эшсезләр саны иң аз.