Питрәч районы мәдәният хезмәткәрләре ветераннар янына барып хәлләрен белешеп торалар
Очрашулар "Сугышның хатын-кыз йөзе" проекты кысаларында уза.
Шушы көннәрдә Колай авылы мәдәният хезмәткәрләре тыл хезмәтчәне Зәйнуллина Сабирә Хәбибулла кызы янына бардылар. Быел аңа 95 яшь тулды.
Тыл хезмәтчәне онытмаулары, хәлләрен белешеп торулары, күңел җылысы бүләк итүләре өчен рәхмәт белдерде. Ә мәдәният хезмәткәрләре, үз чиратында, ветеранга батырларча хезмәте өчен рәхмәт белдерделәр, нык сәламәтлек, күңел күтәренкелеге теләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа