Питрәч районы прокуратурасы «Владимирова П.П.» крестьян-фермер хуҗалыгында хезмәт законнары үтәлешен тикшерү үткәрде.
Фермер үз хезмәткәрләренең берсенә 2020 елның гыйнвар-июнь айларына хезмәт хакын түләмәгән. Бурыч суммасы 60 мең сумнан артык.
Прокуратура инициативасы буенча, фермерга карата РФ Җинаять кодексының 145.1 маддәсенең 2 өлеше буенча (ике айдан артык хезмәт хакын тулысынча түләмәү) җинаять эше кузгатылган. Шуннан соң хезмәт хакы буенча бурыч тулы күләмдә түләнгән.
Тәүбә итү сәбәпле, фермерга карата җинаять эше туктатылган.