Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районына эш визиты белән Марат Әхмәтов килде

ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасары, 20 елга якын республиканың авыл хуҗалыгы министры булып эшләгән дәүләт хезмәткәре, гадәттәгечә, район игенчеләре белән очрашты.

САННАР. КҮРСӘТКЕЧЛӘР АРТА

Эш сәфәре барышында Марат Готович һәм ТР Дәүләт Советы депутаты Камил Садриев район башлыгы Илһам Кашапов озатуында урып-җыю эшләренең барышы белән таныштылар.

Татар Тау Иле авылы янындагы «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ кырында Илһам Миңнеханович кунакларга районның авыл хуҗалыгы өлкәсендәге казанышлары турында мәгълүмат бирде.

- Чәчүлек мәйданнарыбыз 66 мең гектар, 30 мең гектарда бөртеклеләр чәчелде. Бүгенге көндә бөртеклеләрнең 50 проценты җыеп алынды. Тулаем уңыш 46 мең тонна тәшкил итте, уртача уңыш гектарыннан 31,5 центнер. Көн саен район кырларында 65 ашлык җыю комбайны эшли, - дип сөйләде ул.

Аграрийларга 8,8 мең гектардан артык җиргә көзге культураларны чәчәргә туры киләчәк. Эшкә керешкәннәр инде. Бүгенге көндә 2,2 мең гектар мәйдан чәчелгән. Көзге чәчүдә, мәйданнарны эшкәртү һәм әзерләүдә 32 техника эшли.

Сөт җитештерүгә килгәндә, район терлекчеләре көнгә 64 тонна сөт савып алалар, бу узган елга карата 107 процент.


КОЛАЙ ҺӘМ ГАРӘП ӘМИРЛЕКЛӘРЕ КЫРЛАРЫ НӘРСӘСЕ БЕЛӘН АЕРЫЛА?

- «Ак Барс Питрәч»тә көнгә 34 мең тонна сөт савалар, «Агролак» хуҗалыгында да уңышлар бар. Монда эшли башлаганда көнгә өч тонна савалар иде, хәзер – ун, - дип билгеләп үтте район башлыгы Илһам Кашапов.

- Әйе, Колайдагы бу хуҗалык бик проблемалы иде. Мин дә уңай үзгәрешләрне сизәм, алга китеш бик сөендерә, - дип билгеләп үтте Марат Готович.

- Үз вакытында сез Гарәп Әмирлекләре аграрийларының эш тәҗрибәсен өйрәнгән идегез, аларның кырлары Колайныкыннан аерыла булып чыктымы инде? – дип сорады ул «Агролак» ҖЧҖнең яшь җитәкчесеннән.

- Анда һәрвакыт корылык, бездә яхшырак, - дип саный Раил Галләмов.



«МИН МОНДА БАСЫП ТОРМАС ИДЕМ»

«Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ җитәкчесе Радик Зиннәтов ТР Дәүләт Советы рәисе урынбасарының, комбайнчыларга бурычларыгыз юкмы, дигән соравына әнә шулай дип җавап бирде. «Ак Барс Питрәч» хаклы рәвештә безнең районның иң уңышлы авыл хуҗалыгы предприятиеләренең берсе булып санала. Биредә һәр эшне җиренә җиткереп башкаралар.

- Бездә көзге культураларның уртача уңышы гектардан 37 центнер, арыш – 35, арпа гектардан 32 центнер чамасы чыга, - диде Радик Әсхәтович. Сүз уңаеннан, хуҗалыкның тәҗрибә кырында бер гектардан 50 центнер ашлык җыйганнар.

Очрашу вакытында Марат Әхмәтов Радик Зиннәтовны «ТАССРга 100 ел» истәлек билгесе белән бүләкләде. Шундый ук бүләккә авыл хуҗалыгы предприятиесе тракторчы-машинисты Илшат Габдрәхим улы Сафин лаек булды, ул инде 38 ел район басуларында хезмәт куя.


УРАК АЛДЫНГЫЛАРЫН БҮЛӘКЛӘДЕЛӘР

Авыл хуҗалыгы турында сөйләгәндә, шунда ук басу-кырлар, уңыш җыючы комбайнчы, иртәдән кичкә кадәр ашлык ташыган машиналарны күз алдына китерәсең.

Район башлыгы Илһам Кашапов урыпҗыю алдынгыларына акчалата бүләк алу өчен сертификатлар тапшырды. «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖнән Илфат Әхмәтов, Ренат Шәрәфетдинов, Илнур Фәсхетдинов, Рузил Гайнуллин, «Рацин-Шәле» ҖЧҖнән Фәрдүс Миндубаев, Рәшит Гыйниятов, «АгроЛак» ҖЧҖнән Георгий Калашников, Евгений Федотов, Мөдәрис Кәримов һәм Тимофей Романов, «Макс Ойл» ҖЧҖнән Шамил Гыйләҗев районның иң яхшы комбайнчылары исемлегендә. Алар тырышлыгы белән мул уңыш үстерелде, алар көче белән ул бүген басулардан җыеп алына.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса