Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәч районында 2021 ел эчендә халык саны артуы күзәтелгән

Татарстанстат 2022 ел башына муниципаль районнар һәм шәһәр округлары халкы саны турында мәгълүмат бирде.

1 гыйнварга республикада 3 млн 886,4 мең кеше яши. Бер ел элек төбәктә 3 млн 894,1 мең кеше яшәгән. Шулай итеп, 2021 елда Татарстан халкы 7,73 мең кешегә, ягъни 0,2%ка кимегән.

Бары тик алты муниципаль районда гына халык саны арткан. Иң уңай динамика Лаеш һәм Питрәч районнарында теркәлгән, алар Казан белән чиктәш һәм биредә азкатлы һәм коттедж төзелеше актив үсә. Лаеш районы 4,63 мең кешегә (+9,09%) – 55,5 мең кешегә кадәр арткан. Питрәч районында үсеш 4,47 мең кеше тәшкил иткән (9,07%) – 53,73 мең кешегә кадәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса