Бүгенге көндә Питрәч һәм Шигали авыл җирлекләре территориясендә балтырган үсентеләрен чабалар.
40 гектарга якын мәйданда үскән балтырган җире Шигали авыл җирлеге территориясенә туры килә. Эшләр бара – 30 гектарга якын чабылган инде.
Хәзерге вакытта 8 кеше кулдан эшли. Бер берәмлек техника эшли, - диде Шигали авыл җирлеге башлыгы Венер Сәлимов.