Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәч районында “Балык - булсын!” акциясе уза

Ул биологик су ресурсларын саклауга һәм барлауга, кыш көннәрендә кислород җитмәү сәбәпле балыкларның үлүен булдырмауга юнәлдерелгән.

Кыш ахырына сулыкларда кислород запасы кими. Бу балыкларның күпләп кырылуына сәбәп булырга мөмкин. Шуңа да бозны тишеп сулыкларны кислород белән баетырга кирәк.

Питрәч районында бу чара “Балык - булсын!” акциясе кысаларында үткәрелә. Аны Татарстан Республикасының биоресурслар буенча Дәүләт комитеты җирле Балык сәнәгать оешмалары һәм җәмәгатьчеләр белән берлектә оештыра.

Безнең сулыкларда балыклар күп. Болар - сазан, кәрәкә, корбан балыгы, кызылканат, чабак балык һәм башкалар. Аларны коткару өчен чокырлыклар бурау, нигездә, Шәле, Питрәч, Кощак авылларындагы плотиналарда уза, - дип сөйләде ТР биоресурслар буенча комитетының Питрәч районы буенча баш белгече Вячеслав Кузнецов.

Эш язга кадәр, боз эрегәнче дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса