Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгында хәбәр иттеләр.
14 апрельдән Питрәч районындагы «Ленино-Кокушкино» тарихи-мәдәни музей-тыюлыгы Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы булды. Бу «Ленино-Кокушкино»ны үстерүгә, аның музей-туристик мөмкинлекләрен үстерүгә яңа импульс бирәчәк.
Музейларны яңартуда, заманча музей комплексларын булдыруда безнең тәҗрибәбез бар, - дип аңлатты ТР Милли музее генераль директорының фәнни-тикшеренү эшләре буенча урынбасары Светлана Измайлова. - Безнең музейның бай тематик коллекцияләре «Ленино-Кокушкино»яңа экспозициясенең нигезен тәшкил итә ала. Перспективаларның берсе - яңа экскурсия маршрутын булдыру; ул Казан ягының шәһәр һәм авыл утарлары тематикасын берләштерер иде - бүген бик актуаль тема».
«Ленино-Кокушкино»ны үстерү буенча Милли музейның тәкъдимнәре ТР Мәдәният министрлыгында һәм ТР Туризм буенча Дәүләт комитетында каралды. Шуннан соң музей-тыюлык Татарстанның төп музее структурасына кертелде.
- «Ленино-Кокушкино» музее 1939 елда ачыла. Вакыт узу белән биредә мемориаль парк һәм агач флигель торгызылды, анда Владимир Ульянов-Ленин 1887-1888 елларда сөргенлектә яшәгән.
- 1987 елда архив һәм археологик эзләнүләрдән соң, Александр Бланк – ана линиясе буенча Ленин бабасы утарын торгызалар. Володя Ульяновның балачагы Кокушкино авылы белән бәйле.
- Музей-тыюлык Татарстаннан читтә киң билгеле. Хәзер бу Милли музейның 13 нче филиалы. Ун филиал Казанда, өчесе – республика районнарында, шул исәптән «Ленино-Кокушкино»да.