Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Питрәчлеләр үз районнары өчен киләчәкне үзләре сайлыйлар

Бүген районда яшәүчеләрнең берсенең дә читтә каласы килми - барысы да җиденче чакырылыштагы РФ Дәүләт Думасына депутат сайларга ашыга.

Иртәдән үк районда барлык 30 сайлау участогында да шатлыклы терелек күзәтелә: күңелле музыка яңгырый, кешеләр гаиләләре белән һәм хәтта бөтен коллективлары белән тавыш бирергә ашкыналар. Район үзәгендәге кебек булган массакүләм участокларда хәтта чиратка тезеләләр. Чөнки үзләренең тавышларын тотрыклылык, туган районның һәм Татарстанның үсүе, чәчәк атуы өчен бирү - аларның бурычы, һәм аны башкаларның җилкәсенә күчерергә беркем дә ниятләргә тиеш түгел.
- Бу безнең республика, һәм иртәгә, киләчәктә тормыш нинди буласын без хәл итәргә тиеш, - диләр ирле-хатынлы питрәчлеләр Лиза һәм Хәлил Карюковлар, - шуңа күрә без һәрвакытта да сайлауларга йөрибез, әле бер тапкыр да калдырганыбыз юк.
Сүз уңаеннан, көн уртасына килгәндә, районның барлык участокларында да килүчеләр саны 50 проценттан артып китте, ә бер участокта сайлаучылар саны 200 - 300дән күбрәк булмаган авылларда, аларның зур өлеше инде тавыш биргән. Әйтик, 264 сайлаучы теркәлгән Салкын Чишмә авылында электрон тавыш бирү өчен комплекслар урнаштырылган, халык бик зур активлык күрсәткән - бөтен авылы белән диярлек бердәм булып тавыш биргән.
Сайлауга беренче тапкыр баручы яшьләр дә, өйләренә комиссия килгән өлкәннәр дә читтә калмый. Быел 101 яшь тулган питрәчлеләр Мария Пилюгина һәм Хәлимә Гибашева да тавыш бирделәр. Алар икесе дә сайлауларда катнашуны үзләренең бурычлары дип саныйлар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса