Питрәчлеләргә Пасхага азык-төлек сайлау буенча тәкъдимнәр
24 нче апрельдә православие христианнары Пасханы билгеләп үтә.
Пасха бәйрәмендә кешеләр бер-берсен котлый, буялган йомыркалар тарата, пасха күмәче, эремчек пасхасы әзерли.
Тавык йомыркасын сатып алганда түбәндәгеләрне истә тотыгыз: кибеттә йомырка ашарга яраклы төрелмәгән башка ризыклар бүлегендә торырга тиеш түгел; куллану вакыты чыккан йомырканы сату тыела; кабыгы пычрак, ватылган йомырка сату тиешле таләпләрне бозуга керә. Йомырка сыйфатын махсус аппарат ярдәмендә тикшерергә онытмагыз. Куллануга әзерләгәндә йомырканы 10 минуттан да кимрәк кайнатмаска.
Эремчек – әчегән сөттән ясалган файдалы ризык. Аны сайлаганда төргәккә язылган мәгълүмат белән тынышырга онытмагыз. Чөнки ризык составы һәр вакытта да аның исеменә туры килмәскә мөмкин. Эремчек һәм эремчек продукциясе сыйфаты һәм составы буенча икесе ике төрле ашамлык. Эремчек продукциясе нигездә үсемлек маеннан эшләнә.
Теләсә нинди ашамлыкны сатып алганда аның эшләнгән вакытына һәм куллану вакытына игътибар итегез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia