Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Питрәчлеләргә яңа белгеч тәкъдим итәбез

Питрәч районы мөлкәт һәм җир мөнәсәбәтләре палатасының җир контроле инспекторы итеп Сяпкулов Руслан Хазбулат улы билгеләнде.

Руслан Хазбулат улы Пенза өлкәсеннән, ике яшеннән безнең районның Олан Иле авылында яши. 2015 елда ул Казан социаль-юридик институтын тәмамлый. Шуннан соң Казан шәһәрендә Федераль салым хезмәтенең 6 нчы номерлы салым бүлегендә инспектор булып эшли башлый. Җир контроле инспекторы Руслан Хазбулат улына яңа вазыйфада билгеләнеше буенча файдаланылмый торган җир территорияләре белән эшләргә туры киләчәк.
Татарстанда узган ел күзәтчелек чаралары барышында 43 мең гектардан артык авыл хуҗалыгы билгеләнешендәге файдаланылмый торган җирләр барлыгы ачыкланган. Иң күп ташландык авыл хуҗалыгы җирләре Казанга якын районнарда - Яшел Үзән, Биектау, Лаеш, Югары Ослан, шул исәптән, безнең районда урнашкан. Авыл хуҗалыгы җитештерүе өчен яраклы җирләрне рациональ файдаланырга кирәк, димәк, җир анда эшләргә әзер кешеләр кулында булырга тиеш. Яңа инспектор эшен шул юнәлештә алып барачак.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса