Питрәчтә балалар шәһәрчеген төзекләндерү мәсьәләсе буенча икенче очрашу узды
Фикер алышуда район башлыгы Илһам Кашапов та катнашты.
Очрашу район мәдәният йорты каршындагы мәйданда узды. Беренче очрашудагы кебек үк, бу юлы да архитектор Владислав Куликов башта проект турында җентекләп сөйләде, аннары кунаклар үз сорауларын бирделәр һәм идеяләр тәкъдим иттеләр. Һәркемнең фикере каралды һәм исәпкә алынды. Балалар шәһәрчеге өчен яңа кызыклы идеяләрнең берсе үзәк китапханә хезмәткәрләреннән булды. Алар буккроссинг өчен мәйданчык урнаштырырга тәкъдим иттеләр – бу иске яки кирәкмәгән китапларны шундый мәйданчыкта калдыра торган урын, ә теләгән һәркем аны ала ала. Аларны мәдәният бүлеге хезмәткәрләре дә хуплады.
Шулай ук сәхнә, балалар мәйданчыклары, амфитеатр һәм башкалар турында да сөйләштеләр. Район балалар сәнгать мәктәбе вәкиле билгеләп үткәнчә, балалар шәһәрчегендә аларның тәрбияләнүчеләре еш чыгыш ясый. Артистларга киенер, үз-үзен тәртипкә китерерлек урын -гримерка һәм, һичшиксез, санузел кирәк, - диде балалар сәнгать мәктәбе вәкиле.
Хезмәткәрләр сәхнәнең зурлыгы турында җентекләп сорадылар, чөнки бу хореография коллективлары өчен бик мөһим.
Балалар шәһәрчегендә бәдрәф мәсьәләсе кискен торды. Владислав Куликов бәдрәфләрнең иске урында урнашачагын, әмма күпкә уңайлырак булачагын әйтте. Шулай ук очрашуда катнашучылар Яңа ел чыршысының кыш көне кайда торачагы турында да сорадылар. Архитектор ул иске урында торачак, дип ышандырды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа