Питрәчтә «Үлемсез полк» йөреше ике көн дәвамында узачак
Җәмгыять

Питрәчтә «Үлемсез полк» йөреше ике көн дәвамында узачак

Авыл җирлекләрендә йөрешләр 8 майда, Питрәчтә — 9 майда узачак.

Районда «Үлемсез полк» Бөтенроссия акциясе ике көн дәвам итәчәк.

Ике еллык тәнәфестән соң беренче тапкыр акция офлайн узачак. Коронавирус пандемиясе аркасында республиканың күп кенә шәһәр һәм авыл җирлекләрендә акция үткәрелмәде.

Питрәчтә колонна Питрәчнең 1 нче мәктәбеннән Хәтер паркы аша, аннары урам буйлап һәм төп бәйрәм мәйданына кадәр уза.

Хәзер районда булачак тантаналарга әзерлек бара: ветераннарны котлау башланды, волонтерлар һәйкәлләрне яңарталар. Богородск авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булганнар истәлегенә куелган һәйкәлне хәйриячеләр акчасына үзгәртеп коралар. Питрәч район газ эксплуатацияләү хезмәте спонсорлык ярдәме күрсәтә.