Һәр көн алтынга тиң
ТР Премьер-министры урынбасары - ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов Питрәч районында булды. Эш сәфәре барышында министр районның авыл хуҗалыгы предприятиеләренең кырларын карады, урып-җыю эшләренең барышы белән танышты.
Министр Татар Казысы авылы янындагы кырда район хуҗалыклары җитәкчеләре һәм авыл җирлекләре башлыклары белән очрашты. Очрашу барышында район башлыгы Илһам Кашапов министрга урып-җыю эшләренең барышы турында мәгълүмат бирде.
- Питрәч районында бөртеклеләрнең мәйданы 28 мең гектарга якын, 7 мең гектар җирдә техник культуралар чәчелгән. Бүгенге көнгә бөртеклеләр 49 процент мәйданда җыеп алынган. 33 мең тоннадан артык ашлык суктырылган, гектардан уртача уңыш чыгышы - 24,5 центнер.
Район аграрийлары бөртеклеләрне урып-җыю тәмамланганнан соң ук техник культураларны җыюга керешергә планлаштыралар. Урып-җыю белән бер үк вакытта 2020 ел уңышы өчен уҗым культуралары чәчү алып барыла. Районда уҗым культуралары өчен пландагы чәчү мәйданы 8,8 мең гектар тәшкил итә, районның сигез хуҗалыгында уҗымнарны чәчүгә керештеләр инде, кырларда 9 агрегат эшли, шул исәптән чәчү комплекслары да. Бөртекле культуралардан бушаган басуларда туфракны төп эшкәртү бара. Бүгенге көндә планлаштырылган мәйданнарның 13 проценты эшкәртелгән, 12 берәмлек техника эшли.
Быел «Макс-Ойл» ҖЧҖ хуҗалыгында авыл хуҗалыгы эшләренең иң мөһим һәм төп этабына яхшылап әзерләнгәннәр, нәкъ менә бу хуҗалык басуларында министрны каршы алдылар. Быел яңа «Nova» комбайны сатып алганнар. Сүз уңаеннан, әлеге хуҗалык паркы даими яңартылып тора - узган ел уракка яңа «Вектор» комбайны кайтарылган булган.
- Безнең хуҗалыкның 800 гектар чәчүлек мәйданы бар, шуның 500 гектары җыеп алынды. Комбайнерларның кәефләре яхшы, эшкә атлыгып торалар, - дип билгеләп үтте әлеге хуҗалык идарәчесе Рафикъ Мөхәммәдиев. Биредә уңыш чыгышы югары рак – сабан бодаеның уртача уңышы гектардан 35 центнер тәшкил итә.
Марат Готович визиты вакытында районның һәрбер зур хуҗалыгы җитәкчесе белән сөйләште. «Ак барс Питрәч» ҖЧҖ генераль директоры Радик Зиннәтов хуҗалыкта арпаның уртача уңышы гектардан - 37 центнер, борчакның уңышы гектардан 15 центнер булуын билгеләп үтте. «Рацин-Шәле» ҖЧҖдә гектардан уртача уңыш - 29 центнер, арпа - 32 центнер тәшкил итә. «Агролак» хуҗалыгында узган ел терлекчелек белән җитди шөгыльләнгәннәр: яңа сыер абзары төзегәннәр, савым көтүен яңартканнар. Быел нәкъ менә авыл хуҗалыгы культуралары белән җитди шөгыльләнергә ниятлиләр, кырларның уңдырышлылыгын арттырырга кирәк. Дымлылык - ашлык сыйфатының мөһим күрсәткече, аны икмәк әйләнешенең барлык этапларында билгелиләр. Явым-төшемнәрнең күп булуы сәбәпле, югары дымлылык сакланды, әлбәттә бу урып-җыю эшләрен кыенлаштырды. Марат Готович яңа гына суктырып алынган ашлыкның сыйфатын басуда ук бәяләде. Соңгы араларда көннәрнең яхшы торуы дымлылыкка уңай йогынты ясады.
- Хәзер һәр көн алтынга тиң - дип билгеләп үтте ул һәм аграрийларга кояшлы көннәр һәм урып-җыю кампаниясенең уңышлы тәмамлануын теләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа