Район башлыгы Илһам Кашаповның Өлкәннәр көне уңаеннан мөрәҗәгате
Хөрмәтле якташлар, өлкән буын кешеләре!
Халыкара өлкәннәр көне белән ихлас котлауларымны кабул итегез! Әти-әниләребезгә, сугыш һәм хезмәт ветераннарына, остазларыбызга һәм өлкән иптәшләребезгә ихлас яратуымны һәм чиксез хөрмәтемне белдерәм. Аларга сабырлык, ихласлык, авыр минутларда төпле киңәш бирү һәм ярдәм итү осталыгы өчен рәхмәт әйтәбез.
Өлкән буын – батырлык, тырышлык, тиңдәшсез ныклыкны гәүдәләндерүче кешеләр. Сез әхлакый кыйммәтләрне һәм гореф-гадәтләрне саклаучылар, балалар һәм оныклар өчен таяныч һәм тугры ярдәмчеләр. Районның иҗтимагый һәм мәдәни тормышында актив катнашуыгыз хөрмәт уята.
Лаеклы ялда булган яки яшенә карамастан, эшләвен дәвам итүчеләрнең һәрберсен котлыйм! Олыгаям, дип күңелегезне төшермәгез, өлкәннәрдә акыл, сабырлык, тормыш көчегез бик озакка җитсен!
Сезгә ныклы сәламәтлек, күңел күтәренкелеге, бәхетле, озын гомер, туганнарыгыз һәм якыннарыгызның яратуын һәм игътибарын тоеп яшәвегезне телим
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia