Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Район укучылары үз гаиләләреннән булган Бөек Ватан сугышында катнашучылар турында сөйләде

Тарихны, аның геройларын олылар да, балалар да белә һәм онытмый.

Вероника Никитина, 5 “А” сыйныфы, Питрәч икенче мәктәбе

Минем карт бабамның исеме Кнайнов Александр Андреевич. Ул 1919 елның 29 декабрендә Көлкәмәр авылында туган. 1939 елның 10 сентябрендә армиягә алына. Ул ике ел хезмәт итә, армиядән соң өенә кайтырга да өлгерми, аны шунда ук фронтка җибәрәләр. Мотоукчылар полкында укчы булып хезмәт итә. Сугыш дәвамында ул өч тапкыр яралана, госпитальләрдә дәвалана һәм һәрвакыт кире алгы сызыкка кайта. 1946 елда өенә кайта. Икенче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

1947 елда ул өйләнә. Хатыны Анастасия белән бергә алар алты бала тәрбияләп үстерәләр: биш ул һәм бер кыз. Без карт бабабыз белән горурланабыз һәм аның истәлеген саклыйбыз.

Розалия Камалиева, 9 сыйныф, Татар Тау Иле мәктәбе

Минем бабамның исеме Хәбибуллин Газизулла Хәйрулла улы. Ул 1926 елның 20 мартында Татар Тау Иле авылында туган. Авылда җиде еллык мәктәпне тәмамлаганнан соң Казанда педагогия училищесында укуын дәвам итә. Сугыш башланганда аңа нибары 15 яшь кенә була. Бу бик авыр вакытлар була. Егетләр колхоз кырларында бөтен ир-ат эшен үз өсләренә алалар, көчле иратларга куелган нормаларын үтиләр, җир сөрәләр, уңыш җыялар.

1943 елның 5 ноябрендә бабамны фронтка алалар. Аның белән бергә безнең авылдашлар Фәйзи Гайнетдинов, Харис Фәхретдинов, Әнвәр Нуриев, Госман Баһавиев та була. Башта аларны Арчага, аннары Пермьгә җибәрәләр, анда аларны топограф һөнәренә өйрәтәләр. Сугышта ул 203 нче укчылар полкында артиллерист булып хезмәт итә. Белоруссиянең Могилев һәм Минск шәһәрләрен азат итүдә иң авыр һәм катлаулы вакытлар булуын искә төшерә. Ул бер сугышта авыр яралана. Госпитальдән соң фронтка кайта һәм Вильнюсны, Кенигсбергны азат итү өчен сугышларда катнаша. Генерал Жуков җитәкчелегендә Беренче Белоруссия фронтында, сугыштан соң армиядә хезмәт итә.

1950 елның 4 апрелендә генә өенә кайта. Хезмәт юлын авыл мәктәбендә физкультура укытучысы булып башлый. 1958-1960 елларда склад мөдире була, 1960 елда токарь булып эшли башлый, төрле оешмаларда эшли. Ул 2010 елның 19 июнендә вафат була, туган авылында җирләнә. Без аның медальләрен истәлек итеп кадерләп саклыйбыз.

Александр Андронов, 2 сыйныф, Надеждино мәктәбе

Сугыш – коточкыч сүз. Ул кагылмаган бер гаилә дә юктыр. Ул безнең гаиләне дә читләп узмаган. Бәхеткә, без аны күрмәдек. Ләкин безнең карт әби-бабаларыбызга, әбибабаларыбызга Бөек Ватан сугышының бөтен дәһшәтен кичерергә туры килгән. Мин карт бабам турында сөйләргә телим. Сугышның нәтиҗәсе һәр солдаттан торган дип сөйлиләр. Минем карт бабам Григорий Иванович Волков та шундый солдат булган. Ул 1925 елның 14 августында Урта Ия авылында туган. Аңа башкаларга караганда бәхет күбрәк елмайган, ул исән-сау әйләнеп кайта алган.

1943 елда ул армиягә Питрәч район хәрби комиссариатыннан чакырыла, 192 нче укчы отрядына рядовой итеп билгеләнә. Яралана, әсирлеккә эләгә, әмма барыбер бөтен сугышны кичерә һәм Берлинга кадәр барып җитә. Ул Латвияне, Литваны азат итүдә катнаша. Беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Сугыштан соң туган ягына кайта, өйләнә, җиде бала үстерәләр. “Коммунизмга юл” колхозында эшли башлый, нефть базасы мөдире була. Озак еллар намуслы хезмәте өчен “Хезмәт ветераны” медале белән бүләкләнә. Минем карт бабам 1998 елның 18 апрелендә вафат булды. Кешеләр үлә, ә алар турында истәлекләр гасырлар дәвамында аларның балалары, оныклары, оныкчыклары күңелендә яшәячәк. Карт бабамның лаеклы алмашы үсте. Ватан алдындагы бурычын үтәргә вакыт җиткәч, аның оныклары солдатлар сафына бастылар. Безнең гаиләдә карт бабабызның фронт әйберләре саклана: медаль, хәрби билет һәм саргайган фотолар. Фотоларны карап, Җиңүнең картаймавын аңлыйм. Йөз ел узгач та ул безнең йөрәкләрдә якты кырык бишенче елдагы кебек яшь булачак, чөнки аны яулаган солдатлар бик яшь булган.

Карт бабамны исән-сау килеш күрә алмавыма бик үкенәм, әмма мин аның белән горурланам. Сугыш дәвамында ул үз Ватанын фашистлардан яклаган. Минемчә, минем карт бабам җиңүгә зур өлеш керткән. Мин аның белән горурланам. Аның үрнәге миңа Ватанымның лаеклы гражданы булырга ярдәм итәр дип ышанам.

Ильяс Әхмәтгалиев, 10 сыйныф, Шәле мәктәбе

Безнең якташларыбыз, алар арасында минем карт бабам һәм аның абыйлары, Бөек Ватан сугышының барлык зур сугышларында да аерылып торалар, батырларча сугышалар һәм Берлинга кадәр барып җитәләр. Ләкин күпләр инде исән түгел. Бүген Шәле авылында сугышта катнашучылар калмаган. Минем алда гаилә альбомы. Мин бу гаилә истәлекләрен кызыксынып карыйм. Карт бабамның бу сугыш турында сөйләгәннәрен искә төшерәм, аның сугыш юлы турында газета материалларын укыйм. Мин карт бабам турында тулырак сөйләргә телим.

Сәлахов Муса Сәлах улы 1914 елның 26 апрелендә Шәле авылында крестьян гаиләсендә туган. Сугыш алдыннан барлык малайлар кебек үк, кечкенәдән авыр крестьян хезмәтендә катнаша. 1942 елда Бөек Ватан сугышына чакырыла. Рокоссовский командованиесында Дон фронтында хезмәт итә, “Уран” операциясендә катнаша, аның максаты Сталинград янында немец-фашист төркемнәрен чолгап алу һәм тар-мар итү була. Орелны, Белгородны азат итә. Аларның бер өлеше Дон елгасын кичеп, туган җирләрен азат итү буенча уңышлы һөҗүм башлый. Днепрны кичкәннән соң таң белән Могилев шәһәре өчен кызу сугыш башлана. Канкойгыч сугышта шәһәр читен яулап алалар. Тоташ пулемет уты астында фашистларны йортлардан куып чыгаралар. Һәр йортны каты көрәш белән азат итәләр. Ул Ростов, Харьков, Ворошиловград өлкәләрен азат итү өчен сугышларда катнаша. 1944 елда 8 нче гвардия армиясе Белоруссия җиренә күчерелә. Карт бабай Беренче Белоруссия фронтының 8 гвардия армиясе составында Польшаны азат итү өчен сугышларда катнаша. Алар Познань, Лодзь, Варшава һәм башка шәһәрләрне азат итәләр. Ул Дон, Буг, Днепр, Висла, Одерны кичү сугышларында була. Украина, Белоруссия, Польшаны азат итү өчен сугышларда катнаша, моның өчен Югары баш командующий грамоталарына ия була. Шулай ук Берлин оборонасын җимерүдә һәм аны алуда катнаша. Артиллерия полкында сугыш юлын үтә, Җиңүне 1945 елның 9 маенда Берлинда тәмамлый.

Сталинград янындагы сугыш минем карт бабам өчен аеруча истәлекле була. “Безнең гаскәрләр шәһәр өчен, һәр йорт, һәр тыкрык өчен батырларча сугышты, дошманга каршылык күрсәтте. Әмма Сталинградны саклап калды!”, – дип искә ала иде ул. Карт бабай 1945 елның июлендә Совет Армиясе сафларыннан демобилизацияләнә. Ватан алдындагы казанышлары өчен өченче дәрәҗә Дан ордены һәм “Батырлык өчен” медале белән бүләкләнә. Сугыштан соң озак еллар туган колхозында эшли. Ветеран күңелендә бик күп истәлекләрне саклаган. Ул еш кына безгә, оныкларына һәм оныкчыкларына, һәлак булган сугышчылар, сугыш ветераннары исеменнән, намуслы, үз Ватанын саклаучылар булырга кушты. Үзенең сугыш юлы турында сөйләгәндә, ул һәрвакыт: “Бөтен кеше дә минем кебек эш йөртер иде”, – ди торган иде.

Озак еллар карт бабам үсеп килүче буынны хәрбипатриотик тәрбияләүдә актив катнашуын дәвам итте. Мин һәрвакыт карт бабамны истә тотачакмын һәм аның белән горурланачакмын, Ватанны яратачакмын, кыю, батыр, тырыш булачакмын.

Әмир Әхмәтшин, 5 “А” сыйныфы, Питрәч икенче мәктәбе

Әтиемнең бабасы Гыйльметдинов Габдрахман Гыйльметдин улы Бөек Ватан сугышында катнашкан. Ул 1918 елның 25 декабрендә ТАССРның Биектау районы Ямаширмә авылында туган. Фронтка сугышның беренче көнендә үк эләгә. Пулемет взводы командиры булып хезмәт итә. “Хәрби хезмәтләре өчен” медале һәм беренче дәрәҗә Бөек Ватан сугышы ордены белән бүләкләнә.

Мәликә Газимова, 5 “А” сыйныфы, Шәле мәктәбе

Минем Наил бабайнын әтисе, Газимов Исмәгыйль Әхмәтша улы, 1918 елның 22 июнендә Шәле авылында туа. Карт бабай армия сафларында хәрби бурычын үтәгән вакытта Бөек Ватан сугышы башлана. Сугышка турыдан-туры җибәрелә. Яраланып, контузия алу сәбәпле, аны Казан госпиталенә дәваланырга кайтаралар. Дәваланганнан соң карт бабай кабат фронтка китә. Җиңү хәбәрен Прага янында фронтта каршы алалар. Туган авылына беренче дәрәҗә Ватан сугышы ордены һәм күп санлы медальләр тагып кайта. 

Бабай армиягә китәр алдыннан үзенә тормыш иптәше итеп Шәмсия әбине сайлый һәм аңа өйләнә. Ул бабай янына госпитальгә берничә тапкыр барып та кайта. Тырышлыгын, оештыру сәләтен күреп Исмәгыйль бабайны агроном-агротехник булырга укырга җибәрәләр. Агроном Исмәгыйль бабай бөтен көчен һәм вакытын җиргә багышлый. Ул җиргә, хезмәткә булган кайнар мәхәббәте, кешеләргә игътибарлы булуы белән башкалардан аерылып торган. Хезмәтен дәүләтебез күп тапкыр медальләр белән билгеләп үтә. 60 яшь тулгач пенсия белән бергә икенче группа инвалидлык та бирәләр. Исмәгыйль бабай 1985 елда 67 яшендә җиңүнең 40 еллыгына аз гына көннәр калганда бакыйлыкка күчә.

Хатыны Шәмсия аның тормышта таянычы була, ул бар эшне дә үз өстенә ала, йортта хуҗалыкны алып бара, иренең саулыгын кайгырта, саклый. Гаилә канаты астында алар бергәләп 3 ул үстерәләр: кече улы Харис әтисе юлыннан китә, тормышын җиргә багышлый, бригадир-агроном булып эшли. Олы улы Госман төзүче-инженер, төзелештә һәм районны газлаштыруга бик зур өлешен керткән. Уртанчысы – минем Наил бабай – укытучы. Бөек Җиңүне яулаган бабайлар буыны батыр да, тырыш та, тәртипле дә, укымышлы да булганнар, бер-берсен хөрмәт иткәннәр һәм саклаганнар. Рәхмәт ул буынга, алар Ватанны саклап калганнар!

Ольга Анисимова, 6 “В” сыйныфы, Царевода “Прогресс” лицее

Минем карт бабамның әтисе Гурьянов Андрей Максимович 1901 елда Лаеш районының Читаки авылында туган. Бөтен сугышны ефрейтор дәрәҗәсендә уза. Лаеш районының Карадуле авылына кайта. Сугыштан соң тимерче булып эшли, үз эшенең остасы була. 1962 елда вафат була.

Аның улы Гурьянов Александр Андреевич 1924 елда туган. Сержантлар мәктәбен тәмамлагач, сугышта шул дәрәҗәдә хезмәт итә башлый. Минем карт әбием тугач, ул өйгә кайта һәм аңа үзенең хәрби кашыгын калдыра. Әби аны әле дә кыйммәтле гаилә реликвиясе итеп саклый. Ул Польшада Торн шәһәрендә разведчик була, шунда өеннән һәм туганнарыннан еракта һәлак була.

Мин алар белән горурланам, аларның батырлыгына сокланам! Алар минем өчен һәрвакыт үрнәк булачаклар.

Регина Николаева, 6 “Б” сыйныфы, Питрәч беренче мәктәбе

Минем карт бабамның исеме Фадеев Иван Семенович. Мин аны фотолардан һәм әби-бабамның сөйләгәннәреннән генә беләм. Алар еш кына безгә, оныкларына, ата-бабаларыбыз, туганнарыбыз турында сөйлиләр. Минем карт бабам 1915 елның 29 октябрендә Керәшен Сәрдәсе авылында урта хәлле крестьян гаиләсендә туа. Гомере буе “Заря” колхозында эшли, авыл хуҗалыгы белән шөгыльләнә. 1937 елда эшче-крестьян Кызыл армиясе сафларына чакырыла.

1937 елның 15 ноябрендә ТАССРның Питрәч район хәрби комиссариаты тарафыннан карт бабай Совет Армиясе сафларына, 24 нче кавалерия дивизиясенең 95 нче кавалерия полкына рядовой итеп алына. 1939 елда Көнбатыш Белоруссияне һәм Фин компаниясен азат итүдә катнаша. 1941 елның 3 июленнән Бөек Ватан сугышына чакырыла. 1943 елга кадәр сугышларда катнаша. 1942 елда пулядан уң кулы каты яралана. Карт бабай икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән.

Минем карт әбием Кузнецова Матрена Михайловна белән бергә алар 10 бала – 8 малай һәм 2 кыз тәрбияләп үстергәннәр. Уллары Совет Армиясе сафларында хезмәт иткән. Фадеевлар линиясе буенча 4 улы хәрби һөнәр сайлаган.

Карт бабам 1987 елның 25 декабрендә вафат була. Гомеренең соңгы елларында бик нык авырый. Аның уң аягын ампутацияләгәннәр. Аның кече улы минем бабам, ул аның игелекле, ярдәмчел кеше булуы, һәрвакыт тирәюньдәгеләргә ярдәм итәргә тырышуы, күп эшләве, намуслы, җаваплы булуы турында әйтә. Авыруына карамастан, беркайчан да үзен начар хис итүдән зарланмаган. Без карт бабабыз белән горурланабыз, аның батырлыгын онытмаячакбыз!

Ранэль Хәлиуллин, 1 “Г” сыйныфы, Көектә “Алгоритм” лицее

Минем карт бабамның әтисе Гыйззәтулла Хәбибуллин 1913 елның 1 июлендә Киров өлкәсенең Малмыж районы Иске Ирюк авылында туган. Армия сафларына 1941 елның 25 августында Малмыж район хәрби комиссариаты тарафыннан чакырыла. Хәрби дәрәҗәсе рядовой, Кызылармияче. Илебезне саклап немец-фашист илбасарлары белән сугышларда катнаша һәм 1942 елның 29 маенда Калинин фронтында ике тапкыр яралана, икенчесе 1942 елның 28 сентябрендә Сталинград янында. 2000 елның 21 февралендә вафат була. Күп санлы медальләр белән бүләкләнә, мәсәлән, “Хәрби хезмәтләре өчен”, икенче дәрәҗә Ватан сугышы ордены. Мин карт бабам белән горурланам, ул җиңү өчен бик күп көч куйган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса