Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Районда 439 ат исәпләнә, иң күбе Кибәч авылындагы Золиннарның крестьян фермер хуҗалыгында

Аларда әлеге йорт хайваннары 2010 елда барлыкка килгән. Ун баштан башлаганнар, ә бүген аларның саны 150гә җиткән. Баш саны тиз арткан, чөнки ат ел саен тайлый.

Атлар яз, җәй һәм көз буе 70 гектар мәйдандагы зур көтүлектә яшиләр дияргә була.  Алар көннәр буе шунда йөриләр, болын үләне ашыйлар. Су эчәргә Мишә елгасы ярларына төшәләр. Алар бик куркак, бигрәк тә чит кешеләрне үз итмиләр, яннарына якыннарын гына китерәләр, һәм анысы да әле  кәефләренә генә карап. Табигать кочагында аларга беркем дә комачауламый. Хуҗалар алар янына көнгә бер тапкыр килеп, барысы да тәртиптәме юкмы икәнен тикшерәләр. Территория электр көтүчесе белән әйләндереп алынган. Әгәр  аңа кагылсаң, сиңа ток бәрә. Атлар бу хакта беләләр һәм аңа якын килмиләр.

Золиннарның атлары төрледән-төрле төстә: әнә  көрән төстәге, кара яллы һәм койрыклы җирән ат, ә аның артыннан  кап-кара төстәге гади ат чабып килә. Көтүдә  аяклары йонлач ак төстәге ат башкалардан аерылып тора.  Алар нинди төстә булуларына  карамастан  барысы да бер токымлы  – рус авыр йөк атлары.

Ике ел саен төп айгырлар алышына. Димәк, төсе һәм каны үзгәрә, – дип ачыклык кертте Сергей Золин.

Хәзерге доминант айгыр Сөләйман кушаматлы. Ләкин көтүдәге атларның барысының да кушаматлары юк,  аларның кайберләрен генә Алтай, Орлик, Бражка дип йөртәләр. Сергей еш кына ат сатып алганда, аны элекке хуҗасының исеме белән атый.

Гаилә эше башында Александр Петрович тора. Аның улы Сергей идарәче, хайваннарны карарга аңа хатыны Миләүшә ярдәм итә.

- Кышын аларга су бирәм, үзебез әзерләгән печән, солы ашатам. Атлар безнең горурлыгыбыз. Авылга кунаклар килгәч, без аларны көтүлеккә алып барабыз, алар хайваннарны ашатсын өчен шикәр алабыз. Барысы да рәхәтләнәләр, фотога төшәләр, мондагы матурлыктан ләззәтләнәләр, – диде ул.

Миләүшә һәм Сергей студент чакта танышалар, икесе дә аграр университетта укыйлар. Быел бергә ветеринария академиясендә квалификация күтәрү курслары узганнар. Пар тугыз ел бергә яши, аларның ике балалары бар.

Золиннарның крестьян-фермер хуҗалыгы иген культуралары һәм эре мөгезле терлек сатып акча эшли, ә атлар табыш алу өчен түгел, диләр.

– Алар матурлык, күңел  өчен. Мин, хатыным, балаларым, әтием барыбыз да аларны бик яратабыз. Алар безнең өчен гаилә әгъзалары кебек. Безне беләләр, курыкмыйлар, акыллылар, хәйләкәрләр.  Азык беткәч алар түзеп тормый, базага киләләр һәм шулай итеп аларны яңа урынга күчерергә кирәклеген хәбәр итәләр, – диде Сергей.

Без, хәбәрчеләр, атларны фотога һәм видеога төшерергә тырышканда, Сергей кулга ияләшкәнен эзләп китте, без дә алар янына якынрак килә алдык. Ул китте дә атлары арасында югалды. Атлар рәхәтләнеп үз ирекләрендә йөри, ә алар арасында кеше силуэты.

Атларның ирекле тормышы беренче кар яуганчы дәвам итәчәк, кышын алар ат абзарына күчәчәк.

 

 

Һәр ел саен Золиннар авыл Сабан туе оештыралар, анда милли көрәш батырына тай бүләк итәләр.

 

Ат асраучыларга ярдәм:

Питрәчлеләргә өч яшьтән олырак һәм тере авырлыгы 420 килограммнан ким булмаган бия сатып алу өчен субсидия бирелә. Аның бәясенең 35 проценты кире кайтарыла, әмма бер баш өчен 40 мең сумнан артык түгел.  Субсидия алучы өч ел дәвамында сатып алынган баш санын сакларга тиеш. Тулырак мәгълүматны районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә белергә була, элемтә өчен телефон: 30657.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: авыл хуҗалыгы