Бу хакта премьер-министр Михаил Мишустин белдерде.
Аз тәэмин ителгән гаиләләрдә тәрбияләнә торган 8 яшьтән 17 яшькә кадәрге өч миллион ярым балага хөкүмәт ярдәм күрсәтәчәк.
Финанс ярдәменең уртача күләме һәр балага 6 мең сумнан алып 12 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк.
Акчалата ярдәм дәүләт хезмәтләре порталы, күп функцияле үзәкләр яки Пенсия фонды аша гариза биргән ата-аналарның банк карталарына күчереләчәк яки Россия Почтасы ярдәмендә тапшырылачак.