Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Россиядә дару бәяләре төшә башлаган

Росстат 9–15 апрель чорына шундый мәгълүматлар китергән.

Россиядә дару бәяләре әкренләп төшә. Аерым алганда, левомеколь – 1,5, ренгалин 1,4 процентка арзанайган.  Моннан тыш поливитаминнар хакы (1,3 процентка), эргоферон (1,2%), валидол (1,1%), корвалол (0,9%), аллохол (0,7%), анальгин (0,4%) кимегән.

Шул ук вакытта смартфон (2,7 процентка), телевизор (2,1%), тузан суырткыч (2%) бәяләре төшкән. Әйтергә кирәк, 2–8 апрель чорында бу товарлар инде 5–9 процент чамасы арзанайган булган. Ә менә беренче чиратта кирәкле кайбер сәнәгать товарлары, киресенчә, кыйммәтләнгән. Мәсәлән, исле сабын – 2,4 процентка, теш пастасы – 1,9%, кер порошогы – 1,3%, йорт хайваннары өчен коры ризыклар – 2,2 процентка. Кайбер төбәкләрдә шәһәр җәмәгать транспортында йөрү бәяләре арткан (0,4–1,3 процентка).


Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса