Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шәле авылыннан Әхмәтҗановлар гаиләсе ишәйде, шул уңайдан анда тантаналы чара үтте

Кыз 5 майда туган, аның авырлыгы – 3 килограмм 200 грамм, буе – 52 сантиметр булган.

Яшь пар Илнур һәм Лилиянең бер ай элек кызлары туган. Аңа матур татар исеме кушканнар.

– Исемне барыбыз да бергә сайладык һәм Зилия дип куштык. Ул минем улым, киленем һәм аларның олы кызларының исемнәрендәге хәрефләрдән тора, – дип аңлатты каенанасы Тәнзилә Әхмәтҗанова.

Ирле-хатынлы Лилия һәм Илнур Әхмәтҗановлар үзләренең сабыйлары һәм әниләре белән.

Ул бик бәхетле әби, аның биш оныгы бар.

Кодагые Гүзәлия Гыйбадуллина да аның белән килешә. Лилия аның икенче кызы.

– Баланы бик көттек. Зилия исеменең мәгънәсе дә бик матур, ул мәрхәмәтле, игелекле дигәнне аңлата. Бала шундый сыйфатларга ия булсын һәм әтиәнисенең, әби-бабайларының яратуын һәм назын тоеп үссен, – дип тели икенче әбисе.

Әхмәтҗановлар гаиләсендә бу инде икенче бала, олы кызлары Зәринә исемле. Тиздән аңа алты яшь тула. Ир белән хатын мәктәп елларыннан ук таныш, бер сыйныфта укыганнар. Җиде ел очрашып йөргәннәр, 2016 елның ноябрендә өйләнешкәннәр. Башта ультратавыш тикшерүендә малай була дигәннәр. Ялгыш әйткәннәр. Хәзер ир белән хатын ике матур бала үстерә.
Кызның тууы уңаеннан җирле мәдәният йортында «Зөбәрҗәт» ансамбле сәхнәләштерелгән күренеш әзерли, анда ул борынгы исем кушу йоласын күрсәтә.

Тамашада җирле «Заһир» мәчетенең имам-хатыйбы Тимур хәзрәт Латыйпов та катнашты.

– Традиция буенча, татарларда һәм башкортларда балага исемне өйдә, әнисе бала тудыру йортыннан кайткач, кушалар. Бала күзсенмәсен өчен, бик якын туганнар гына җыела. Исем кушу тантанасы гасырлар дәвамында дәвам итә, бу йоланы әле дә күп кенә авылларда башкаралар, – дип сөйләде ул.

Питрәч ЗАГС бүлеге башлыгы Рәшидә Сәхәбиева яшь ата-ананы тәбрикләде, аннары бала туу турындагы акт язмасына имзаларын куюларын сорады, таныклык һәм бүләк тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса