Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Шатлыгы да булган, кайгысы да…

Колай авылыннан Павел Илларионович Галактионов һәм Василий Александрович Курмышев бер үк көнне туган. Аларның һәркайсына, 90 яшьлек юбилее уңаеннан, район башлыгы Илһам Кашапов килде, чәчәкләр, бүләк, шулай ук Мәскәү Кремленнән котлау хаты тапшырды. Аның белән бергә социаль яклау бүлеге һәм район ветераннар советы вәкилләре дә юбилярларны туган көннәре белән котлады.

БАЛАЛАРГА ЯХШЫ БЕЛЕМ БИРҮНЕ ҮЗ БУРЫЧЫ ДИП САНАГАН
Василий Курмышев Рус Казысы авылында туа. Сугыш башланган вакытка ул ике сыйныф кына укырга өлгергән була. Әтисен фронтка озаталар, икенче көнне иртә таңнан улы аның урынына мал көтәргә китә. Василий колхозда көтүче була. Берникадәр вакыттан соң, аны бригадир ярдәмчесе, ә соңрак бригадир итеп билгелиләр. Яңа вазыйфада яза да, саный да белергә кирәк була. Ул боларны белмәгәнгә күрә бик борчыла. Яшь хатыны Наталья аны тапкырлау таблицасы белән таныштыра башлый. Ул шулай барысын да үзләштерә. Язу гына авыррак бирелә. Василий Александрович матур язуга ирешү өчен бер генә дәфтәр бетерми.
- Ни генә булмасын, мин үз балаларыма лаеклы белем бирәчәкмен, - дип әйтә торган булган ул.
Хәзер юбилярның 7 оныгы һәм 7 оныкчыгы бар. Ирле-хатынлы Василий һәм Наталья Курмышевлар кызлары белән яшиләр.
- Безгә балалар еш килә, шунда ук әби белән бабай янына йөгерәләр, - ди Наталья Ивановна. - Ирем белән без һәрвакыт тату яшәдек, хезмәт куйдык. Василий Александрович эшенә бик тугры булды, хуҗалыкны кайгыртты. Балаларының галимнәр булуын бик теләде, - дип искә ала ул.
Һәм ниятен тормышка ашыра да. Уллары Николай - ветеринария табибы, Александр - терапевт, кызлары Лидия – бухгалтер була.
- Барыбыз да югары уку йортларын тәмамладык, монда әтинең өлеше зур, - ди Лидия. – Без аңа бик рәхмәтле.


“БАБАЙ БЕЗНЕ ГАДЕЛ БУЛЫРГА ӨЙРӘТТЕ”


Павел Илларионович бүген социаль хезмәткәр Елена Мащенко, килене Анна Галактионова, ике оныгы тәрбиясендә яши. Дүрт оныкчыгы да үсеп килә.
Аның хатыны Александра Георгиевна бик кайгыртучан булган. Аның белән юбиляр ярты гасырдан артык яшәгән. Алар өч бала тәрбияләп үстерәләр, тик, кызганыч, алар барысы да инде мәрхүм. Хатыны берничә ел элек вафат булган.
Юбиляр сугыш башланганчы ук зур югалту кичергән. Аңа биш яшь булганда, әнисе үлгән. Ә кырыгынчы елларда әтисен фронтка җибәрәләр, ул аннан әйләнеп кайтмый. Ятимне үз янына апасы ала, һәм тәрбияләп үстерә.
Үскәч, Казанга яшәргә һәм эшләргә китә, шунда мәхәббәтен Александраны очрата. Тиздән пар Питрәч районына күчә, гаилә башлыгы җирле фермага терлекче булып урнаша, анда пенсиягә кадәр эшли.
- Әти вафат булганда, миңа 10 яшь иде. Ул абыем белән минем өчен әти урынына калган кеше. Каникулларны без аларда кунакта уздырдык. Бабай безне гадел булырга, бернинди кыенлыклардан курыкмаска һәм һәрвакыт алга барырга өйрәтте. Аның юмор хисе бар, без аның хикәяләрен һәм мәзәкләрен тыңларга яратабыз. Хәзергәчә киңәшләр бирә. Оныклары белән уйнарга, алар белән мөмкин кадәр күбрәк вакыт үткәрергә тырыша, - дип уртаклашты безнең белән Елена Филиппова.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Теги: 90 ел