Татарстанда ГТО нормаларын тапшыру өчен мөмкинлекләр арта
Теләгән һәр кешегә физкультура белән шөгыльләнергә мөмкинлекләр тудырылган спорт мәйданчыклары 2023 елга кадәр республиканың барлык районнарда да барлыкка киләчәк.
(Питрәч, 30 гыйнвар, Нурия Камалетдинова, “Питрәч-информ”) 2020 елда Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында «Спорт — тормыш нормасы» федераль проекты буенча ГТО нормаларын тапшырып була торган 9 яңа спорт мәйданчыгы төзү планлаштырыла.
Быел питрәчлеләр өчен дә спорт белән шөгыльләнү мөмкинлекләре артачак, Питрәчтә спорт комплексы ачу көтелә.
Мәсәлән, республика спорт мәктәпләренә хоккей өчен яңа җиһазлар комплекты, боз катыру машиналары кайтарылырга тиеш. Муниципаль-шәхси хезмәттәшлек кысаларында да яңа спорт объектын төзү буенча проект тормышка ашырылачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia