Татарстанда Ураза һәм Корбан гаете көннәре расланды
Җәмгыять

Татарстанда Ураза һәм Корбан гаете көннәре расланды

Алар кайчан бәйрәм ителәчәк?

Быел Ураза бәйрәме 2 май, ә Корбан бәйрәме 9 июль булачак.

Исегезгә төшерәбез, Ураза бәйрәме - ислам календареның ике төп көненең берсе, ул изге Рамазан ае дәвамында дәвам иткән Уразаны тәмамлагач була. Бәйрәм итү традициясе Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г. в.) вакытыннан башлап, 624 елга барып тоташа. Корбан бәйрәме - Ураза бәйрәменнән соң 70 көн узгач була һәм өч көн дәвам итә.