Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Теләсә кайсы мөрәҗәгатькә, һичшиксез, җавап бирәчәкләр

Гадәттән тыш хәлгә юлыккансыз, һөҗүмгә дучар булгансыз яки сезнең әйберләрегезне урлаганнар икән, әлбәттә инде, беренче эш итеп полициягә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Без полициядә гаризалар кабул итү тәртибен белдек.

Кызганыч, һәр кешенең тормышында хокук сакчылары ярдәме кирәк булган хәлләр булмый калмый. Нинди генә проблема булмасын, полициядә гаризаны телефон аша да, язмача да кабул итүдән баш тартмыйлар. Моннан тыш, сезгә һәр хокук саклау органнары хезмәткәре ярдәм итәргә тиеш, шуңа күрә сез аңа мөрәҗәгать итә аласыз. Бу хакта хәбәрчебез Ольга Ильинага бүлек башлыгы урынбасары

- Питрәч районы эчке эшләр бүлегенең полиция башлыгы Алмаз Гомәров сөйләде. – Питрәчлеләр полициягә ярдәм сорап мөрәҗәгать иткәндә нәрсә белергә тиеш?


– Иң мөһиме – аларның мөрәҗәгате, һичшиксез, теркәлгән булырга тиеш. Һәм моны кизү торучы гына түгел, полициянең һәр хезмәткәре эшләргә тиеш. Ягъни бу очракта гаризаны язарга яки полиция бүлеге белән элемтәгә керергә тиешле ЮХИДИ инспекторына да мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Гаризаларны һәм мөрәҗәгатьләрне кабул итү, теркәү һәм карау тәртибе тиешле норматив документлар белән җайга салына. Алар карау вакытын һәм граждан гаризага җавап алырга тиешле вакытны регламентлый.

– Гаризаларны һәм мөрәҗәгатьләрне карау сроклары нинди булырга мөмкин?

– Россия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексы нигезендә, бу сроклар өч көннән утыз көнгә кадәр дәвам итә, ә аерым бер очракларда тәүлек тәшкил итә. Бу вакытта барлык кирәкле процедуралар, тикшерүләр, шаһитлардан сораштыру һәм башка чаралар үткәрелә. Әгәр административ хокук бозулар турында сүз барса, беркетмә ике тәүлек эчендә төзелергә тиеш. Югыйсә, административ тикшерү үткәрелергә тиеш (ул бер айдан ике айга кадәр дәвам итә). Әлеге вакыт төгәлләнгәч, гариза бирүчегә аның мәсьәләсе буенча карар белән җавап биреләчәк.

– Гаризаны өйрәнү нәтиҗәләре буенча карар нинди булырга мөмкин?

– Җинаять составы булу яки булмау сәбәпле, җинаять эше кузгатылырга яки аны кузгатудан баш тарту турында карар кабул ителергә мөмкин. Административ хокук бозулар белән дә шулай ук.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса