Тиздән коебыз танымаслык булачак
Чишмәләрне, коеларны төзекләндерү кебек изге эш турында күп сөйләргә була. Ә менә сүздән эшкә күчүе бераз авыррак шул. Әмма Күн авылында яшәүчеләрне бу гына туктатып калмый. Бик тиздән аларның иске коелары танымаслык булып үзгәрәчәк.
Соңгы берничә елда Күндә су чыганакларын, скважиналарын һәм коеларны төзекләндерүгә зур игътибар бирәләр. Бу юлы авыл халкы кирәкле һәм мөһим эш – җирле коены ремонтлау инициативасы белән чыкты. Алар әлеге максатлар өчен 75 мең сум акча җыйдылар, смета төзеделәр, материаллар сатып алдылар һәм эшкә тотындылар.
Азат Сәйфетдинов, Рифкат Вәлиев, Ринат Ибраһимов, Гаяз Исмәгыйлов, Габдулла Сираҗиев, Кәримә Вәлиуллина берничә көн эчендә кое янындагы иске агач корылманы сүтеп ташладылар, янәшәдәге мәйданчыкны чистарттылар, яңа фундамент салдылар, аннары каты металл каркас җыйдылар. Фердинант Хафизов кое янына КамАЗда ПГС алып килде, Миңнур Хәмидуллин үзенең экскаваторында булышты, эретеп ябыштыручы-электрик Айдар Вәлиуллин да актив катнашты. Хәзер каркасны металлопрофиль белән тышлыйсы калды. Һәм тагын, Күн авыл җирлеге башлыгы Рифгать Баһауов сүзләренчә, кое янына электр үткәрергә һәм насос урнаштырырга планлаштырыла. Бу суны алу тиз һәм уңайлы булсын өчен эшләнәчәк.
Шуны билгеләп үтәргә кирәк, моңа кадәр берничә атна элек җирле яшәүчеләрнең берсе Алмаз Исмәгыйлов үзе материаллар сатып алып, агачтан ясалган иске күперне ремонтлады.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа