«Царево Village» торак комплексында макулатура өчен махсус контейнерлар урнаштырылды
Җәмгыять

«Царево Village» торак комплексында макулатура өчен махсус контейнерлар урнаштырылды

Анда кәгазь, картон, укырга яраксыз китаплар тапшырырга була.

«Царево Village» торак комплексында Тукай, 25, Тукай, 14 һәм 16 йортлар янындагы контейнер мәйданчыкларында идарәче компания тарафыннан макулатура өчен махсус тартмалар урнаштырылган.

Биредә яшәүчеләр экологик яшәү рәвеше алып бара алсын өчен максималь уңайлы шартлар тудыралар.