Тыл хезмәтчәне Рауза Нәҗмиева: “Авырлыкларга карамастан, тормышка куанып яшәргә тырыштык”
Аңа 29 апрельдә 95 яшь тулды
Рауза Исмәгыйль кызы биш балалы гаиләдә иң олысы була. Ул 1929 елның 29 апрелендә Шәле авылында дөньяга килә. Башта борчумәшәкатьсез гадәти балачак еллары. Ә Бөек Ватан сугышы башланганда, язмам героена нибары 12 яшь була. Шул вакытта ул, яшьтәшләре кебек үк, авыр тормыш мәшәкатьләренә чума.
ЯШЬТӘН АВЫР ХЕЗМӘТ
– Без ул чакта бөтенләй бала гына идек бит, шуңа күрә беренче вакытларда сугышның нәрсә икәнен аңламадык, – дип искә ала ул авыр елларны Рауза Исмәгыйлевна. – Олылардан аның бик куркыныч нәрсә булуын, анда күп кеше үлүен белдек. Минем әти Исмәгыйль сугышка кадәр колхозда бухгалтер булып эшләде, ул беренче көннәрдән үк фронтка китте. Әниебез Гөлнисаның кулында биш бала калдык. Мин, иң олы бала буларак, аңа хуҗалык, бакча эшләрендә ярдәм иттем, әмма иң авыр хезмәт безне алда көткән икән. Ир-атлар һәм яшьләр сугышка киткәнгә күрә, барысы да яшүсмерләр, хатынкызлар, картлар җилкәсенә төште. Безгә олылар белән беррәттән эшләргә туры килде. Шулай ук өйдә дә эш күп, без сыер, сарык, йорт кошлары тоттык. Аларга печән дә, кышка азык та әзерләргә кирәк иде. Безнең бабай Миннегали Сираев печән ташу өчен урак һәм арба ясады. Көндез колхозда эшләдек, ә кичен үзебез өчен тырыштык. Мине дусларым урамга чыкканымны көтеп торалар иде. Башта барлык эшләрне дә тәмамлыйм, ә аннары гына алар янына чыга идем. Озак йөри алмадык, икенче көнне иртән әнигә булышасы бар бит, ял итәргә кирәк иде, ә аннары бригадирдан яңа наряд ала идек. Без җирне кул белән казыдык, чөнки атлар һәм тракторлар аз иде, бәрәңге утырттык. Урак өстендә басуда эшләдек, көлтә бәйләдек, бабайлар белән бергә эскерт куйдык, еш кына кырда эскертләрдә куна кала идек. Бригадир безгә ашарга кырга алып килде. Шул вакытта ук без үз хезмәтебез белән сугышчыларыбызга фронтта ярдәм итүебезне һәм җиңүне якынайтуыбызны аңладык. Минем белән эшкә еш кына дүрт яшькә кечерәк сеңлем Оркия йөрде. Аның һәрвакыт ашыйсы килә иде, мин аның белән төшке ашны бүлештем. Ул эштә бездән калышмаска тырышты, ә без – олылардан. Кыш көне чана белән колхоз хайваннары өчен салам ташыдык. Ул вакытта кар да күп, бик салкын иде, ләкин без яшь булсак та чыныккан идек инде. Шулай да, сугыш елларына карамастан, яшьлегебез яхшы үтте. Тормыш ка шатланырга һәм авырлыкларга карамастан, бәхетле булырга тырыштык. Кайвакыт безгә кино күрсәттеләр, әгәр ул сугыш турында булса, без игътибар белән карадык, әтиләребезне, абыйларыбызны күрербез, дип өметләндек. Яраланган фронтовиклар кайта башлагач, безгә җиңелрәк булды. Колхозда күбрәк атлар, эшче куллар барлыкка килә башлады. Әтием дә фронттан яраланып кайтты. Ләкин ул барыбер сугышка китәргә теләде һәм Себергә китте, хәрби заводларның берсендә эшләде. Безгә һәрвакыт сугыш барышы турында хәбәр итәләр иде, гадәттә, авыл советы янында. Һәм 9 майда безнең армиянең җиңүе турындагы шатлыклы хәбәрне дә шушында белдек.
СУГЫШТАН СОҢ ГАИЛӘ КОРГАННАР
Сугыш елларыннан соң кешеләрнең тормышы әкренләп җайлана башлый. Хәзер инде үзеңнең киләчәгең, мәхәббәтең, гаилә кору турында уйларга мөмкин була. Чая кыз Раузага күп егетләр гашыйк була. Ләкин аның күңелен Мөхәммәт Кәрим улы яулый, ул фронтта яраланган була. 1949 елда пар өйләнешә. Авылдашлар гадәттә якыннан таныш булмасалар да, берсенберсе белә, ә булачак хатыны аны белмәгән һәм аның турында элек ишетмәгән дә була. Шунысын да әйтергә кирәк, Шәле зур авыл, һәркемне хәтердә калдыру һәм урамда очрату мөмкин түгел. Ир белән хатын бергә биш бала тәрбияләп үстергәннәр, шуларның дүртесе малай һәм бер кыз. Кызганыч, ире һәм ике улы инде вафат.
Рауза Нәҗмиевага хәтта “дизель”дә тракторчы прицепщигы булып эшләргә туры килә. Ә лаеклы ялга кадәр ул сөт җыючы була. Күпләр аңа сөт китерә, шуның ярдәмендә планны үтәү мөмкин була, шуңа күрә лаеклы хезмәт хакы һәм премияләр ала. Һәм алдынгылар слетында аны күп тапкырлар кыйммәтле бүләкләр белән бүләкләгәннәр.
Хәзер Рауза Исмәгыйль кызы “Шәле-Агро”да терлекчелек юнәлешендә эшләүче килене Светлана белән яши. Оныклары, оныкчыклары да янәшәсендә генә, әбиләре янына алар да, башка туганнары, күршеләре килеп йөри. Аны юбилее белән авыл җирлеге башлыгы, авыл мәдәният йорты хезмәткәрләре котлады, чәчәк бәйләмнәре, бүләкләр тапшырдылар. Бөек Җиңү көне алдыннан да бүләкләр алып килделәр. Рауза Нәҗмиева бүген дә сафта. Ул китаплар, газеталар, журналлар укырга ярата, көненә биш тапкыр намаз укый. Әгәр дә күңелсез булса, телевизор кабыза, аның яраткан тапшыруы юк, барлык каналларны карый.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia