Урып-җыю лидерлары билгеле булды
Озак көткән кояшлы көннәр башланды. Урып-җыю кампаниясенең иң кызган чагы, район хуҗалыклары комбайнчылары һәр аяз көнне нәтиҗәле файдаланып калырга тырышалар, авыл хуҗалыгы предприятиеләре барлык ресурсларны урып-җыюга җәлеп итте. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе мәгълүматларына караганда, комбайнчылар арасында хезмәт ярышының беренче лидерлары да билгеле.
1. «Нью Холланд CX 6090» «Полесье КЗС 1218» һәм «Акрос 585» комбайннары арасында:
Георгий Калашников - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, «Нью Холланд CX 6090» комбайнында 278 тонна ашлык суктырган;
Фәрит Нуриев - «Рацин-Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «Акрос 585» комбайнында 294 тонна ашлык суктырган;
Илшат Әхмәтов – «Ак Барс Питрәч» ҖЧҖ механизаторы, «Нью Холланд CX 6090» комбайнында 229 тонна ашлык суктырган.
2. «ДОН 1500» һәм «Акрос 530» комбайннары арасында:
Фәрдүс Миндубаев - «Рацин-Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 266 тонна ашлык суктырган;
Рәшит Гыйниятов - «Рацин-Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «ДОН 1500» комбайнында 243 тонна ашлык суктырган;
Ришат Илмәмәтов - «Рацин-Шәле» ҖЧҖ механизаторы, «Акрос 530» комбайнында 187 тонна ашлык суктырган.
3. «СК-5 Нива Эффект» комбайннары арасында:
Мөдәррис Кәримов - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, 135 тонна ашлык суктырган;
Дмитрий Зигунев - «Агролак» ҖЧҖ механизаторы, 98 тонна ашлык суктырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа