“Усадьба Царево” торак комплексында яңа балалар бакчасы төзелә
“Звездочка”да өч йөз бала өчен урын булачак
Фото: © Ольга Шәмсетдинова / «Питрәч-информ»
Әлеге торак массивында төзелеш актив бара, биредә кечкенә балалары булган яшь гаиләләр күп. Шәһәр тирәсендәге күп кенә торак комплекслардагы кебек, биредә дә мәгариф учреждениеләрендә урын җитмәү сизелә. Яңа балалар бакчасын түземсезлек белән көтәләр.
– Без Царевога абыемның гаиләсе белән бергә күчендек. Без бу урынны үзебез теләп сайладык. Минем абый күп балалы әти, аның дүрт баласы бар, октябрьдә кечесенә дүрт яшь тула, ул әлегә балалар бакчасына урнаштырылмаган. Биредә балалар өчен бик уңайлы мохит булдырылган, искиткеч балалар мәйданчыклары да бар, куркынычсызлык тәэмин ителгән, видеокамералар урнаштырылган, балаңның кайда булуын күрә аласың. Әмма бер зур проблема бар. Хәтта өч балалар бакчасы һәм шәхси түләүле балалар бакчалары булу да аны хәл итми. Кайберәүләр балаларын бакчага шәһәргә йөртә, иртәнге һәм кичке бөкеләрдә моңа өчдүрт сәгать вакыт китә. Бу вакыт балалар үсеше өчен сарыф ителергә тиеш. Шуңа күрә без бу балалар бакчасының ачылуын бик көтәбез, – дип сөйләде торак комплекста яшәүче Ирина Сущевская.
Күптән көтелгән бакча төзелешен бу елның ахырына кадәр төгәлләргә ниятлиләр. Бина 340 балага исәпләнгән.
– Хәзерге вакытта территорияне төзекләндерү, яшелләндерү, вентиляцияләнә торган тышкы фасад, тышкы һәм эчке инженерлык системаларын урнаштыру эшләре алып барыла. Объектта 90 кеше эшли, хәзерге вакытта җиде берәмлек техника җәлеп ителгән, – дип сөйләде төзелеш оешмасы прорабы Булат Гафиятуллин.
Ике катлы бинаның гомуми мәйданы 2955 квадрат метр тәшкил итә. Анда уен һәм йокы бүлмәләре, музыка һәм физкультура заллары, азык-төлек блогы һәм башка бүлмәләр урнашачак. Хәзер бизәү эшләре бара. Интерьерларның төп төсләрен төзүчеләр мөдир белән килешеп сайлаган, ә булачак балалар бакчасының исемен халык сайлаган. Тавыш бирүдә 400гә якын кеше катнашкан. Биш вариант арасыннан күбесе “Звездочка” атамасын сайлаган.
«Звездочка»да тәрбияләнүчеләр 18 төркемгә бүленәчәк. Янәшәдәге территориядә күләгә ясау өчен хәзер 18 беседка урнаштыралар. Алар балаларны кояш нурларыннан һәм яңгырдан саклаячак, бу исә алар белән теләсә нинди һава торышында саф һавада уеннар, дәресләр үткәрергә мөмкинлек бирәчәк. Моннан тыш, биредә балалар өчен уен һәм спорт мәйданчыклары төзеләчәк. Тагын төркемнәр өчен эчке бүлмәләрне, медицина кабинетларын, ашханә, музыка һәм спорт залларын җиһазландырасы бар. Төзүчеләр эшләрне агымдагы ел ахырына төгәлләргә ниятлиләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа