Узган елда Питрәч районында 246 гаилә ана капиталы алган
Заманча торак комплекслар төзү нәтиҗәсендә безнең районда халык саны арта.
Безгә яшьләр генә түгел, өлкән буын кешеләре дә күчеп килә. Узган ел 500гә якын пенсионер килгән, хәзер пенсия фонды 9541 кешегә хезмәт күрсәтә. 2019 елдагы эш нәтиҗәләре һәм 2020 елдагы яңалыклар турында Россия Пенсия фондының Питрәч бүлеге җитәкчесе Искәндәр Әхмәтҗанов сөйләде.
Узган ел без барлык төр пенсия һәм социаль пособиеләрне тулысынча һәм вакытында түләдек,
9 меңнән артык питрәчлегә аларның күләмен арттыру буенча чаралар үткәрдек.
2020 елның 1 гыйнварыннан эшләмәүче пенсионерларның иминият пенсияләре 6,6 процентка артты. Пенсия билгеләү өчен кулланыла торган шәхси пенсия баллы бәясе 93 сум тәшкил итә. Беркетелгән пенсия түләү күләме 5686,25 сум күләмендә билгеләнгән. Авылда яшәүчеләрнең пенсияләренә беркетелгән түләү 25 процентка, ягъни аена 1300 сумга арттырылган. Ел башыннан бирле районда 1249 эшсез пенсионерның пенсиясе арткан. Бу эш нәтиҗәсендә районда картлык буенча пенсиянең уртача күләме 14150,58 сумга кадәр, ә барлык пенсияләрнең уртача күләме 13315,29 сумга кадәр арткан. Шулай ук инвалид һәм 1 нче группа инвалид балаларны тәрбияләгән өчен түләү аена 5,5 мең сумнан 10 мең сумга кадәр арттырылган. Районда 105 ата-ана һәм опекун шундый ук өстәмә алды.
Безнең район республикада туучылар саны буенча алдынгы позицияләрнең берсен алып тора. 2019 елда ана капиталына 246 сертификат бирелгән һәм аның акчаларыннан файдалану турында 262 гариза канәгатьләндерелгән. Ана капиталын бирү программасын тормышка ашыру башланганнан бирле инде 2514 Питрәч гаиләсе әлеге хезмәттән файдалана алган. 2020 елның гыйнварыннан ана капиталы 466 617 сум күләмендә билгеләнгән.
Дәүләт хезмәтләрен, шул исәптән электрон рәвештә күрсәтү механизмын үстерү, аларның сыйфатын һәм һәркем өчен мөмкин булуын арттыру буенча актив эш алып барыла. Бу районда электрон формада хезмәт күрсәтү белән мөрәҗәгать итүнең популярлыгы күзәтелүенә бәйле.
Пановка колониясендә пенсия законнары мәсьәләләре буенча хөкем ителүчеләр арасында аңлату эшләре алып бару өчен терәк пункт булдырылды. 44 хөкем ителүче пенсияләрне билгеләү, түләү һәм айлык акчалата түләүләр мәсьәләләре буенча консультациягә мөрәҗәгать итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia