Волонтерлар питрәчлеләрнең сәламәтлекләрен кайгыртты
Районда өлкән яшьтәге кешеләргә ярдәм итү, шулай ук территорияләрне төзекләндерү программасы дәвам итә. Бу юлы булачак медиклар да актив катнашты.
Безнең районда “Авылга игелек” девизы астында волонтер-медикларның Бөтенроссия өмәсе узды. Безгә Казан медицина университетыннан 8 студент килде, алар участокларны төзекләндерүгә җәлеп ителде. Алар Колай һәм Керәшен Сәрдәсе фельдшер-акушерлык пунктлары территориясендә агачлар утыртуда катнаштылар.
Өлкәннәр ункөнлеге башлануга бәйле рәвештә, Колайга Питрәч районы үзәк хастаханәсе волонтерлары, участок терапевты Тукаева Ләйсән Ринатовна, аның участковый шәфкать туташы һәм пенсионерларны кабул итү, медицина ярдәме күрсәтү лаборанты килде. Фельдшер-акушерлык пунктында пациентларны барлыгы 5 хезмәткәр кабул итте. Аларның веналарыннан һәм бармакларыннан кан алдылар, кан басымын үлчәделәр, кардиограмма ясадылар.
- Колай авылында 1149 кеше яши, шуларның 463е – пенсионер. Җирле халыкны даими нигездә 2 медицина хезмәткәре кабул итә, алар халыкка беренче медицина ярдәме күрсәтә, - ди шәфкать туташларының берсе Ләйсән Вәлиева.
- Без бүген мәҗбүри тәртиптә физик сәбәпләр аркасында пунктка барып җитә алмаган өлкән яшьтәге кешеләр янына барачакбыз, - ди халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча баш табиб урынбасары Ксенофонтова Наталья Сергеевна. – Студентларга килгәндә, алар үсеп килүче буын кешеләренең үз сәламәтлеген үзе кайгыртырга, барлык чараларны күрергә һәм барлык мөмкинлекләрне файдаланырга тиешлеген аңларга ярдәм итә.
Эш барышында Казан кунакларының нинди дә булса игелек эшләргә теләүләре күренеп тора иде, алар зур энтузиазм белән, кабул итүгә килгән өлкән буын кешеләрен якты йөз белән сәламләргә онытмыйча, биремне үтәделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia