Яңа бассейннарда йөзәргә Президент старт бирде
Татарстанда берьюлы җиде бассейн ачылды. Үзенчәлекле республика программасы буенча төзелгән ябык йөзү бассейннары Апас, Югары Ослан, Түбән Кама, Мамадыш, Тукай, Теләче һәм Питрәч районнарында үз ишекләрен ачты. Аларны ачу тантаналы рәвештә “онлайн” режимында үтте.
Мамадыш шәһәрендәге “Лагуна дип аталган бассейнны ачуда Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов та катнашты, ә аның игезәкләренең, шул исәптән Питрәчтә “Сула” бассейнының ишекләренә куелган кызыл тасманы тантаналы кисү барышын Президент видеоэлемтә режимында күзәтте.
Бу беркемгә дә сер түгел, безнең республикада спортка игътибар зур, нәкъ тә бездә дөньядагы иң киң танылган спорт чаралары үтә, күп санда зур һәм шулай ук кечкенә спорт объектлары төзелә. Республикада 10844 спорт корылмасы исәпләнә, шул исәптән 205 бассейн бар, бүген аларга тагын җиде бассейн өстәлде.
- Мондый объектлар төзүнең төп бурычы - тагын да күбрәк кешегә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнү мөмкинлеген тудыру, - дип билгеләп үтте Рөстәм Миңнеханов.
Шуны әйтергә кирәк, безнең районда яшәүчеләр бассейн ачылуын инде күптәннән көттеләр. Бер елдан да кимрәк вакыт эчендә бу хыял чынга ашты. Нигез чокырын төзүчеләр узган ел көзен казый башлаган иде, ә бүген инде бирегә беренче йөзучеләр килә. Алар арасында әнисе Чулпан белән кечкенә Афина да бар.
- Без сигез айдан бирле йөзәбез, моңа кадәр Казанга йөрдек, ә хәзер исә без бик бәхетле. Бездәге бассейнның шәһәрнекеләрдән калышмавы аеруча сөендерә, монда бик матур һәм уңайлы, - ди Чулпан Хохлачева.
- Судагы уеннарны яратмаган бала дөньяда юктыр, мөгаен. Бу шатлык хисе һәм бәяләп бетергесез файда китерә. Шуңа күрә без мондый бассейн ачылганына бик тә шатбыз, бирегә бик теләп йөриячәкбез, - ди бассейнга килүчеләрнең берсе Регина Митрофанова.
Спорт мәктәбе тренеры Алексей Чукуров бассейнда үзенең чаңгычылары, республика ярышлары призерлары һәм җиңүчеләре белән бергә.
- Быел без күп төр ярышлар буенча Президент ярышларында икенче урын алдык, безнең йөзү белән шөгыльләнмәвебез үзен сиздерде, ГТО нормаларын тапшырганда, бу өлкәдә йомшаграк булуыбыз куренә, - диде ул.
Бассейн ачылу питрәчлеләрнең спорттагы уңышлары нигезе булачагын район башлыгы Илһам Кашапов та билгеләп үтте.
- Питрәчлеләр өчен дә йөзү тагын бер перспектив спорт төре булыр дип ышанам. Питрәч районы да булачак йөзүче-чемпионнар тәрбияләячәгенә өметләнәсе килә, - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа