Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Яңа елдан безгә ниләр көтәргә?

Яңа 2019 ел кытай календаре буенча Сары Җир Кабаны елы. Астрологлар әйтүенчә, Кабан елы зур мөмкинлекләр һәм куанычлы яңалыклар алып киләчәк. Барлык үпкәләр онытылыр. Хәтта күптән сүзгә килеп йөрүчеләр дә дуслашыр. Мәхәббәтен көткәннәр гомерлек ярын очратып, бу елны өйләнешеп тә куярлар. Кайберәүләр сөйгән яры янына хәтта чит илгә дә күчеп китәчәк икән. Күп парларның көтеп алган сабыйлары туар. Гомумән, бу ел Эт елына караганда шактый яхшырак узачак, ди күренекле белгечләр. Йолдызлар ни юраса да, Яңа ел һәрберебезгә яхшы хәбәрләр, яңа сөенечләр, иминлек алып килсен!

КҮСЕ (1936, 1948, 1960, 1972, 1984, 1996, 2008)
Кабан елы күңелле мизгелләргә, уңышлы башлангычларга бай. Әмма ел уртасында йолдызлар үтә дә сак булырга киңәш итә. Бер танышыгыз шикле проектта катнашырга үгетләргә мөмкин. Тик сез нык торыгыз, ризалаша күрмәгез. Ник дигәндә, бу проект зур сумма акча югалтуга китерергә мөмкин. Сезнең өчен 2019 ел мәхәббәттә зур уңышлар вәгъдә итә. Ялгызлар гомерлек парын очратып, көзгә үк туй гөрләтер. Күптән бергә булганнар ел “хуҗа”сы ясаган көтелмәгән бүләкләргә, күңелле вакыйгаларга куанып бетә алмас. Тормышка җиңелрәк карагыз. Стресс, юкка-барга борчылу, хафалану нерв системасын какшатуга китерә. Җиңел спорт төрләре белән шөгыльләнегез. Мәсәлән, йога кәефне яхшыртырга, борчуны, стрессны киметергә, гармония, тынычлык тудырырга сәләтле.


ҮГЕЗ (1937, 1949, 1961, 1973, 1985, 1997, 2009)
Сезне хәерле үзгәрешләр көтә. Һөнәри өлкәдә яңа мөмкинлекләр туачак, уңай перспективалар ачылачак. Зур уңышларга ирешер өчен сезгә актив, үҗәт һәм тәвәккәл булырга кирәк. Гаиләлеләр яшәү урынын алыштырырга теләр. Андый күңелле мәшәкатьләр мәхәббәтегезне яңартыр, сөйгәнегез белән хәтта ширбәт аена кайткандай булырсыз. Парсызлар үз яртысын табып, ноябрь-декабрьгә туй уздырыр. 2019 елда кавышкан парлар бәхетле гомер кичерәчәк, дип фаразлана. Шуңа да үз почмагыгызда бикләнеп утырмагыз, төрле чараларда катнашыгыз, танышыгыз, кавышыгыз! Нерв авырулары борчырга мөмкин. Табиб белән киңәшләшеп, тынычландыра торган дарулар эчегез. Бар чирләр дә стресстан икәнен онытмасагыз иде.


ЮЛБАРЫС (1938, 1950, 1962, 1974, 1986, 1998, 2010)
2019 елда моңаеп, кул кушырып утырырга туры килмәс. Бу ел тормышыгызны бар яклап яхшыга үзгәртергә мөмкин. Бер танышыгыз уртак бизнес ачарга тәкъдим итәр. Йолдызлар сезгә бернидән дә куркмыйча тәвәкәлләп карарга киңәш итә. Шәхси өлкәдә зур үзгәрешләргә әзер булыгыз. Ел романтик очрашулар, күңелле маҗаралар, сөенечле вакыйгаларга бай булмакчы. Бу елны танышкан парлар, һичшиксез, кавышачак, ди йолдызлар. Бала турында хыялланганнар теләкләрен тормышка ашырачак. 2019 ел сәяхәтләр өчен кулай. Бигрәк тә диңгез буенда ял итү сәламәтлегегезгә хуш килер. Аннан сез бер елга җитәрлек тән сихәте алып кайтырсыз.


КУЯН (1939, 1951, 1963, 1975, 1987, 1999, 2011)
Кабан Куянга ел әйләнәсенә ярдәм итеп торачак. Шуңа да бер курыкмыйча, теләсә нинди эшкә дә тотынырга була. Матди хәлегез дә яхшырачак. Яңа кызыклы тәкъдимнәр кабул итәчәксез. Тик шунда ук ризалашмагыз, тәүдә кат-кат уңай һәм кире якларын исәпләп карагыз. Мәхәббәт һәм гаилә. Мәхәббәт фронтында - тынычлык һәм гармония. Сөеклегез белән бер-берегезне сүзсез дә аңлап, саклап яшәрсез. Әлегә үз тиңе белән кавышмаганнар бу елда, һичшиксез, гомерлек ярларын очратып, бәхетле гомер кичерәчәк. Сәламәтлегегезне кайгыртыз. Салкыннан, үтәдән-үтә җилләрдән сакланыгыз. Тармаклы нервка суык тидерү куркынычы бар. Шулай ук экзотик әйберләр ашамаска киңәш ителә. Спорт белән шөгыльләнегез.

 АЖДАҺА (1940, 1952, 1964, 1976, 1988, 2000, 2012)
 Йолдызлар 2019 ел бәхетле һәм үтә дә уңышлы булыр дип фаразлый. Сезне ел “хуҗа”сы бүләкләр белән сөендерер. Бу яңа эш урыны, икенче вазыйфа, матди тотрыклылык та булырга мөмкин. Бизнес ачарга теләүчеләргә зур уңыш елмаер. Ниятегез никадәр кызыклы һәм гадәти булмаса, шулкадәр зур табыш та алачаксыз. 2019 ел - үткәндәгеләр белән хушлашу елы. Уңышсызлыкка дучар булган мөнәсәбәтләрдән арынып, көнчел, йөдәткеч кешеләр белән араларны өзеп, тормышыгызны өр-яңа биттән башлап җибәрегез. Яңа елда яңа танышлар, яңа мәхәббәт, яңа бәхет көтә сезне. Сәламәтлегегезгә зарланмассыз. Күбрәк саф һавада булып, актив ял итү турында онытмагыз.


ЕЛАН (1941, 1953, 1965, 1977, 1989, 2001, 2013)
Кабан елында сезнең алда күп ишекләр ачык булыр. Карьера баскычыннан югары күтәрелә һәм өстәмә керемгә ия була аласыз. Бу чорда күпләр яшәү урынын үзгәртер, яңа эш табар. Гомумән, яңа ел яңа тормыш башлау өчен менә дигән вакыт! Могҗизаларга бай, романтик ел көтә сезне. Гомерлек ярыгызны очратып, гаилә корып җибәрүегез ихтимал. Бу елда гаиләгез ишәеп китүе бар. Шуңа да яшәү урынын киңәйтегез, матурлагыз, ремонтлагыз. 2019 елда үз-үзегезне ныграк яратыгыз, сәламәтлегегезгә күбрәк игътибар бүлегез.
   

АТ (1942, 1954, 1966, 1978, 1990, 2002, 2014)
Ат елында туучы эшсөярләргә армый-талмый, баш күтәрми эшләргә туры килер. Ел “хуҗа”сы андыйларны ярата: һичшиксез бүләкләр белән куандырачак. Бу елда күптән хыялланган эш урынын тәкъдим итүләре бар. Тик ризалашыр алдыннан якыннарыгыз белән киңәшләшергә онытмагыз. Мәхәббәт өлкәсенә килгәндә, тыныч, гармониягә бай тормыш көтә сезне. Гашыйк парлар гаилә гору турында уйланыр, мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә теләк белдерер. Йолдызлар сезнең бу адымыгызны хуплап, төрлечә ярдәм итәр. Сәламәтлегегезгә ныграк игътибар бирегез. Файдалы ризыклар гына ашау, туйганчы йоклау, саф һавада йөрү таләп ителер.


 КӘҖӘ (1943, 1955, 1967, 1979, 1991, 2003, 2015)
 Кәҗә елында туучыларны зур уңышлар, куанычлы вакыйгалар, күңелле үзгәрешләр көтә. Бигрәк тә май-июнь айларында уңыш мәйданында тантана итәрсез. Финанс өлкәсендә ел әйләнәсенә тоткарлыклар булмас, дип көтелә. Шулай да бурычка акча, кредитлар алудан сак булыгыз. Шәхси өлкәдә тынычлык һәм гармония хөкем сөрер. Яңа танышулар, искиткеч матур очрашулар күңелегезгә хуш килер. Мәхәббәтегезне ерак җирләрдән эзләмәгез, ул якында гына. Гомерлек ярыгыз бер бүлектә эшләгән хезмәттәшегез дә, бергә укыган төркемдәшегез дә булырга мөмкин. Сәламәтлеккә килгәндә, бар да әйбәт булыр, бары профилактика чараларын күрергә кирәк. Фитнес залларда шөгыльләнү фигурагыз өчен көтелгән нәтиҗә бирер.
   

МАЙМЫЛ (1944, 1956, 1968, 1980, 1992, 2004, 2016)
Сезне уңай үзгәрешләр көтә. Ул тормышның барлык өлкәләренә кагылачак. Укуда да, бизнеста да, иҗатта да, шәхси өлкәдә дә уңышларга әзер булыгыз. Иң актив чор ел уртасына туры килер. Нәкъ шул вакытта икенче эш урынына күчүегез ихтимал. Яңа эштә тырышып эшләсәгез, ел ахырына ук яңа вазыйфа да тәкъдим итәрләр, ди йолдызлар. 2019 елның романтик мизгелләргә бай булуы көтелә. Сөекле кешегез белән икәү генә сәяхәткә барып, мәхәббәтегезне яңартыгыз. Күптән бергә булган парлар бу елны мөнәсәбәтләрен рәсмиләштерергә теләк белдерер. Нерв авырулары борчуы бар.
   

ӘТӘЧ (1945, 1957, 1969, 1981, 1993, 2005, 2017)
Хезмәт баскычлары буенча күтәрелү ихтималы зур. Һөнәри өлкәдә һәрчак тынычлык саклап калырга тырышыгыз. Шулай гына уңышка ирешә алырсыз. Хыялларны тормышка ашыруда артык активлык, үз дигәнегездә торучанлык бу елда комачаулар гына. Шәхси өлкәдә, киресенчә, кыюрак булырга кирәк. Сөйгән ярыгыз сездән беренче адымны көтә. Алай йоклап йөрсәгез, мәхәббәтегездән колак кагуыгыз да бар. Йөрәгегезне тыңлагыз. Дөрес тукланыгыз һәм вакытында ял итегез.
   

ЭТ (1946, 1958, 1970, 1982, 1994, 2006, 2018)
Сезне тыныч, уңышлы ел көтә. Бу елны күптән күңел түрендә йөрткән иң зур хыялларны тормышка ашыра алырсыз. Перспективалы эш табарсыз, яңа һөнәрләр үзләштерерсез, башка җиргә күчеп китәргә туры килүе бар. Романтик өлкәдә бар да ал да гөл! Күп гаиләләргә ләкләкләр көтеп алган “төргәк” калдырып китәр. Отпуск вакытында сөекле кешегез белән бергә сәяхәткә барсагыз, мөнәсәбәтләрегез ныгыр, бер-берегезне яхшырак аңлый башларсыз. Парсызлар да нәкъ сәяхәтләр вакытында үз ярларын табарга бик мөмкин. Сәламәтлегегезне саклагыз. Артык майлы ризыклардан, спиртлы эчемлекләрдән баш тартыгыз.
   

КАБАН (1947, 1959, 1971, 1983, 1995, 2007, 2019)
Кабан елында туучылар күп эшләячәк һәм үз эшләренә бик җаваплы караячаклар. Нәтиҗәсе дә озак көттермәячәк. Ел уртасына финанс хәлләре яхшырып китәчәк. Йолдызлар акчагызны җыеп барырга, кирәккә-кирәкмәгәнгә сарыф итмәскә киңәш итә. Сез үтә ярдәмчел, иң тәүдә башкаларның мәнфәгатьләрен кайгыртасыз, аннан гына үзегегез турында уйлыйсыз. Бу, әлбәттә, яхшы сыйфат. Әмма йолдызлар сезгә бу елда башкаларның проблемасын йөрәгегезгә бик якын алмаска киңәш итә. Буш вакытыгызны гаиләгезгә багышлагыз. Яңа елда хисләрне кулда тотарга өйрәнегез, ярсымагыз! Азрак борчылып, күбрәк елмаегыз, көлегез!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса