Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Ялгызы яшәүче өлкәннәрне сыендырган кешеләр өчен түләүләрнең күләмен атадылар

Бу хакта ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова сөйләде.

Татарстанда, аеруча авыл җирендә, «Өлкән яшьтәге кешене тәрбиягә алган гаилә» социаль проекты актив рәвештә гамәлгә ашырыла. 

Без, өлкән яшьтәге кешенең инвалидлык төркеменә бәйле рәвештә, әби-бабайларны үз гаиләсенә алып тәрбияләүчеләргә ай саен 4-8 мең сум акча түлибез. Түләүне туганнарга рәсмиләштерергә ярамый, чөнки балалар картайган әти-әниләрен карарга тиеш», - диде ул.

ТР хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры билгеләп үткәнчә, мондый гаиләләр, нигездә, авыл җирендә оеша, чөнки анда ялгызы яшәүче өлкәннәр күп.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса