Яшьләргә яңа мөмкинлекләр тәкъдим итәләр
Районда ел саен яшьләргә буш вакытларын үткәрү өчен яңа мөмкинлекләр барлыкка килә – спорт мәйданчыклары, мәдәният йортлары, парклар һәм бакчалар төзелә. Шулай да ялларда питрәчлеләр нәрсә белән шөгыльләнә ала соң дигән сорау әле бүген дә урынсыз түгел.
АКЫЛЛЫЛАР БАШ ВАТТЫ
Республикада яшьләр арасында интеллектуаль уеннар популярлаша бара. Аларда команда белән дә катнашырга була, бу уңай хис-кичерешләр бүләк итә, камиллеккә омтылырга этәрә. Шушы көннәрдә Питрәчнең “Батыр” комплексында “Акыл көрәше” («Битва умов») дип исемләнгән шундый уен үтте. Бу юлы уенда биш яшьләр командасы катнашты. Аларга чынлап та баш ватарга туры килде. Оештыручылар, “ТР Аграр яшьләр берләшмәсе”нең район бүлекчәсе, ярышларны Халыклар бердәмлеге көненә багышлады. Һәрвакыттагыча, сораулар кызыклы һәм күпкырлы иде.
- Мондый уеннарда шәһәрдә еш катнашам, безнең районда да шундый командалар бардыр дип уйламаган идем, – дип хис-кичерешләре белән уртаклашты Елена Мамаева. - Уенда катнашырга чакыргач бик куандым. Сораулар логикага кагылышлы иде. Ә менә Россия шәһәрләрен белү буенча соңгы бирем уйланырга мәҗбүр итте. Оештыручыларга ял көннәрен яхшы компаниядә файдалы үткәрергә мөмкинлек бирүләре өчен рәхмәт.
“Акыл көрәше”, Питрәч яшьләренең яраткан интеллектуаль уенына әверелде, ә бу юлы ул шулкадәр күңелле һәм азарт белән үтте. Дүрт тур нәтиҗәләре буенча, алар барышында катнашучыларга логика, тапкырлык, эрудиция һәм креативлык, шулай ук туган илебез географиясе өлкәсендә белемнәр таләп ителде, “3Д+ЛЕ” студентлар командасы җиңде.
- Без барыбыз да беренче генә тапкыр катнашмыйбыз, бу безнең беренче генә җиңүебез түгел, - дип билгеләп үтте җиңүчеләр. – Безгә биредәге дустанә мохит бик ошый, мондый чаралар берләштерә дә. Аларны ешрак үткәрсеннәр иде.
- Бу көннәрдә шундый ук уеннар бөтен республика буенча үтә, - ди “ТР Аграр яшьләр берләшмәсе”нең район бүлекчәсе рәисе Наилә Таҗиева. – Анда мәктәп укучылары, студентлар гына түгел, ә эшләүче яшьләр дә катнаша. Бу аларны тагын да берләштерә.
ЯҢА МӘЙДАНЧЫКЛАР АКТУАЛЬ БУЛАЧАК
Районда интеллектуаль уеннардан тыш спорт ярышлары да үтә, алар да Питрәч яшьләре арасында актуаль. Бүгенге көндә дистәләгән егетләр футбол, хоккей, милли көрәш белән мавыга, төрле турнирларда актив катнаша, күп вакытларын спорт мәйданчыкларында үткәрә.
- Бездә яшьләр белән Ленино-Кокушкино авылындагы район Яшьләр үзәге шөгыльләнә, - диде район яшьләр эшләре, спорт һәм туризм бүлеге башлыгы Рафил Нурмөхәммәтов. – Хәзерге вакытта анда ремонт тәмамланып килә. Биредә актуаль чаралар оештыру планлаштырыла, мәсәлән, яшь гаиләләр өчен. Ягъни, дәресләрне бер үк вакытта балалар белән дә, ата-аналар белән дә алып барырлык итеп оештырырга телибез. Балалар мәктәпкә әзерләнгән вакытта, олылар спорт залына һәм секцияләргә йөрер иде. Анда читтән торып эшләү өчен интернет белән коворкинг-зона да булдырырга кирәк. Киләчәктә анда яшьләргә үзләре кызыксынган кешеләр белән очрашулар оештыру да бик яхшы булыр иде.
Без чаңгы базасы төзелеше буенча республика программасында катнашырга гариза бирдек, шулай булгач, якын киләчәктә Питрәчтә шундый объект булыр дип көтәбез. Бу популяр спорт төрләренең берсе, аның белән балалар да, олылар да, әлбәттә инде, яшьләр дә шөгыльләнә. Шулай ук районга яңа заманча спорт комплексы кирәк, аның төзелеше буенча дасөйләшүләр бара. Яшьләрне нинди дә булса спорт, ял төре белән кызыксындыру өчен заманча шартлар кирәк. Хәзерге вакытта бездә балалар, яшүсмерләр комплекслы спорт мәктәбе залы бар, анда йөздән артык кеше футбол уйнарга йөри, үз бозыбыз бар, шулай ук анда да бик күп яшьләр шуарга, хоккей уйнарга йөри.
Бездә башка яшьләр хәрәкәтләре, төрле юнәлештәге иҗтимагый оешмалар эшли. Питрәч балалары волонтерлар булып эшли, төрле район чараларында катнаша, иреклеләр эшчәнлеге белән шөгыльләнә. Бүген районда һәркем үзенә мавыгу, шөгыль таба ала, моның өчен мөмкинлекләр дә арта гына бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа