Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Конкурслар

Игътибар, фотоконкурс!

«Вперед» («Алга») район газетасы редакциясе Ватанны саклаучылар көненә багышланган “Минем герой” дигән фотоконкурс игълан итә.

Үзегезнең ышанычлы, кыю, көчле һәм, әлбәттә, яраткан ир-атларыгыз белән горурланасызмы? Алар сюрпризга – безнең фотоконкурста җиңүгә лаек дип саныйсызмы? Ул вакытта безнең algared@yandex.ru электрон адресына яраткан ир-атларыгызның, улларыгызның, әтиләрегезнең һәм абыйларыгызның фотосурәтләрен җибәрегез.
Конкурста катнашу тәртипләре:
- фотографияләр 13 февральдән 18 февральгә кадәр кабул ителә;
- фотода, һичшиксез, кеше сурәтләнгән булырга тиеш;
- бер катнашучыдан бары тик бер фотография генә кабул ителә;
- исем-фамилияне һәм элемтә өчен телефон номерын күрсәтү зарур;
- конкурста фотоколлажлар катнашмый.
Мөһим!
Конкурска фото җибәреп, катнашучы аны сайтта һәм социаль челтәрләрдәге төркемнәрдә бастырып чыгаруга автомат рәвештә ризалыгын бирә.
2019 елның 19 февраленнән 25 февраленә кадәр, pestrecy-rt.ru сайтында җиңүчеләрне ачыклау өчен Интернет-тавыш бирү узачак.

Тавыш бирү нәтиҗәләре буенча, өч җиңүче фотоконкурс спонсоры –

“Батыр” кинотеатрыннан (Питрәч авылы, Совет урамы, 7 йорт) бүләкләр алачак.
Интернет-тавыш бирү вакытында дөрес юл белән тавыш бирмәгән (накрутка) очракта, редакция катнашучыны конкурстан алырга хокуклы.


(18+)
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса