Көзге матурлык фотога төшәргә рухландырды
Көз - елның иң матур чорларының берсе. Агачлар яшел күлмәкләрен салып, кызыл һәм сары киемнәрен кияләр. Иң матур фотосурәтләр нәкъ менә шушы әкияти чорда буладыр, мөгаен. Безнең сайтта “Көз бизәкләре” дигән конкурс тәмамланды. Көзнең бөтен матурлыгы сурәтләнгән 13 фото арасыннан питрәчлеләр җиңүчеләрне сайлады.
Конкурс ике атна дәвам итте. Тавыш бирүдә 2086 кеше катнашты. Фото авторлары көзнең сокландыргыч матурлыгын төрле яктан күрсәтә алдылар.
Гадел тавыш бирү юлы белән конкурсның лидерлары билгеләнде.
Беренче урынны “Кыңгыраучык” балалар бакчасы тәрбиячесе Ольга Миндукова яулады.
- Без балалар белән саф һавага чыккан идек. Мин аларны көзге табигать белән таныштырдым, - ди җиңүче. – Балалар рәхәтләнеп уйнадылар, күңел ачтылар. Берәүләр кулларындагы яфракларны җиргә сиптеләр, кайберләре аларны берәр нинди кул эшләнмәләре ясар өчен җыйды. Балаларны күзәтү бик күңелле булды. Мин бу күренешне фотога төшерергә булдым, соңрак конкурска юлладым. Шул рәвешле, кешеләргә бәхетнең вак-төякләрдән торуын искәртергә теләдем. Безгә, өлкәннәргә, гади әйберләргә сөенергә балалардан өйрәнергә кирәк.
Мөгаен, питрәчлеләр бу уңай хисләрне тойгандыр, чөнки фото 892 тавыш җыйган бит.
Икенче урында Резеда Гайнетдинова булды, аның фотосы өчен 786 кеше тавыш бирде. Ул да Шәле авылындагы “Тургай” балалар бакчасында тәрбияче булып эшли.
- Без балалар белән урманга сәфәр оештырдык. Алар саф һавада булдылар, күңел ачтылар, - ди Резеда. – Истәлеккә фотога төштек. Мин сайтта үткәрелә торган барлык конкурсларны да күзәтәм, бик теләп әлеге конкурска фото юлладым.
Өченче урынны тугыз яшьлек Александра Сөнгатуллина алды. Аның өчен 408 кеше тавыш бирде.
- Без урманга гөмбә җыярга барган идек, мин әнидән табигать фонында фотога төшерүен сорадым. Мондый конкурста беренче тапкыр катнашам, хәзер ешрак катнашачакмын, - ди Саша. – Конкурска фотоны мин иң соңгы булып җибәрдем. Минем фотоны ошатуларына бик шатмын.
Призерлар Питрәч авылы, Гаврилов урамы, 1 нче йорт адресы буенча урнашкан "Бижутерия, сувенирлар, бүләкләр" кибетеннән сертификат һәм мактау грамоталары алдылар. Бу кибеттә бәйрәм өчен барысы да бар: һава шарларыннан ясалган фигуркалар, гадәти булмаган сувенирлар, оригиналь открыткалар. Инде яңа ел товарлары да сатыла башлады.
Реклама хокукында
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа