Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Питрәчтә ТР халык артисты Раушания Юкачеваны искә алу кичәсе узачак

Чара туган якны өйрәнү музеенда үтәчәк

16 февральдә 14 сәгатьтә Питрәч туган якны өйрәнү музеенда Татарстан Республикасының халык һәм атказанган артисты Раушания Юкачеваның 65 еллыгына багышланган хәтер кичәсе узачак.

Кичә программасында: фотокүргәзмә, «Җәүһәр» халык ансамбле чыгышы, артистка катнашындагы спектакльләрнең архив видеоязмалары, хезмәттәшләре һәм туганнары истәлекләре.

Раушания Юкачева 1959 елның 18 февралендә Питрәч районы Күн авылында туа. Казан театр училищесын тәмамлый, Әлмәт театрында эшли. 1983 елдан Камал театры актрисасы була.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса