Питрәч икенче мәктәбе базасында Габдулла Тукай исемендәге сигезенче Халыкара укучылар бәйгесенең муниципаль этабы узды.
Шагыйрьнең шигырьләрен өч яшь категориясендә район мәктәпләренең 54 укучысы укыды. Һәр категориядә җиңүче билгеләнде. Алар: Дарья Дементьева, Керәшен Сәрдәсе төп мәктәбенең 4 нче сыйныф укучысы (укытучысы Волкова Н.И.); Илзинә Рәхимова, Ленино-Кокушкино урта мәктәбенең 5 нче сыйныф укучысы (укытучысы Фәйзуллина Л.Т.) һәм Айгөл Шакирова, Питрәч икенче мәктәбенең 10 нчы сыйныф укучысы (укытучысы Гыйниятова Р.Н.).