Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәдәният

Сәләтле балалар белән эшләү

Кайсы гына укытучы үз укучылары арасыннан күренекле шәхесләр, мәшһүр җырчылар, язучылар, фән эшлеклеләре үсеп чыгуын теләмәс икән? Андый укучылар үзләре талантлы булган, үз эшенә чын мәгънәсендә гашыйк һәм сәләтле, талантлы балалар белән авыр хезмәткә әзер укытучыларда гына була. Синең булган белемең, тәҗрибәң, теләгең генә дә җитмәскә мөмкин, "өстән" иңдерелгән сәләт...

рус теле укытучысы
Безнең мәктәптә үз хезмәтен яратучы чын укытучылар эшли.
Мәктәбебез үзенең традицияләре, яхшы укучылары, югары нәтиҗәләре, күрсәткечләре белән горурланырга хаклы. 2012-13 уку елында укучыларыбыз фән олимпиадаларының район турында 24 призлы урын яуладылар, шуларның уникесе - беренче урын. 5 укучыбыз республика турында катнашты. Хокук фәне буенча республика призеры булган Хөснетдинова Миләүшә (укытучысы-Каплевская С.В.) - безнең горурлыгыбыз.
Укучыларыбыз төрле район, республика, Россия күләмендә үткәрелүче, халыкара конкурсларда, конференцияләрдә, проектларда, төрле чараларда актив катнашалар. Математика фәненнән районда үткәрелгән "Без ни өчен алгебраны өйрәнәбез?" исемле фәнни-гамәли конференциядә 2 нче урын алдылар (укытучылары - Бочкарева Л.В., Табачникова Л.И.). Күпсанлы музыкаль конкурслар, җыр фестивальләре лауреаты Шакирова Ләйсәнебез татар телендә иң яхшы эссе язучылар арасында да сынатмады, районда беренче булды (укытучысы- Галимҗанова Д.Х.). Нәбиуллин Айдар - җәмгыять белеме фәне буенча, Азатян Эльза рус теленнән "Олимпус" Бөтенроссия олимпиадасы лауреатлары (укытучылары - Каплевская С.В., Шмелева Г.А.) . 2 нче сыйныф укучысы Хузин Алмаз, 9 нчы сыйныф укучысы Магомедова Разият - "Питрәч йолдызчыклары" конкурсында 1 нче һәм 2нче дәрәҗәдәге лауреатлар (укытучы- Муртазина Л.Г.).
Разиева Элина инглиз телен иң яхшы белүчеләрнең "Профессор Хиггинсның кунак бүлмәсендә" исемле 3 нче республика фонетик конкурсының район турында 2 нче урын яулады (укытучысы - Газизова А.Р.). Гаврилова Влада, Мишин Алексей (укытучысы- Гаврилова Л.И.) , Оспенникова Елизавета, Серегина Ольга (укытучысы - Муртазина Л.Г.), Денисова Ксения (укытучысы - Галкина Е А.) - күп тапкырлар рәсем конкурсларынды катнашып, җиңүчеләр булдылар. «Безнең әйләнә-тирәбездәге дөнья» исемле фестиваль-конкурста башлангыч сыйныф укучылары да призлы урыннар алдылар (укытучылары- Полякова Е.А., Евстафьева Л.А.)
Бигрәк тә республика дәрәҗәсендә җиңүләр сөендерә: конкурс «Команда-2013» конкурсында - 3нче урын (укытучылар - Прокофьева Л.И., Галкина Е.А., Газизова А.Р.), республика мәктәпләренең сәламәтлек театрлары арасында 3 нче урын, Бөтенроссия«Пастернак укулары» конкурсында - 1нче дәрәҗәле Диплом (Вуколова Оксана, укытучы - Шмелева Г.А.), «Ожерелье Татарстана» конкурсында - 3 нче дәрәҗәле Диплом (Неверов Максим, Ситникова Елена, укытучы - Шмелева Г.А.).
Сәләтле, талантлы балалар белән эшләүнең аерым үзенчәлекләре бар. Ул укытучыдан шәхескә якын эшләүне таләп итә. Укытучы иң беренче үзе бу укучыларның башкалар булдыра алмаганны булдыруларына ышанырга тиеш. Балаларның күпчелеге теге яки бу яктан сәләтле. Ничек кенә моны күреп алырга, тоярга соң? Менә шул тою укытучының үз эшенең остасы булуына бәйле дә инде. Балага үз көченә ышанырга булышу, кирәкле юнәлеш бирү, мөстәкыйль рәвештә эшләргә, белемгә ирешергә, иҗадилыкка өйрәтү чын укытучы кулыннан гына килә. Фән олимпиадасымы ул, яки район, республика, Россия күләмендә үткәрелүче конкурсмы? Җиңүчене әзерләр өчен укытучының үзенә дә, шул сәләтле балаларны ияртеп, белем кыяларына күтәрелергә кирәк. Дәрес вакытында да, факультативларда да, индивидуаль эшләү вакытында да әллә нинди могҗизалы ачышлар ясала. Анда инде вакытыңны да, көчеңне дә жәлләмичә эшләргә дә, эшләргә генә.
Төрле бәйгеләрдә катнашу акыл эшчәнлеген, җиңүгә омтылышны үстерә, көчне кирәкле юнәлешкә тупларга, өйрәтә, ә иң кирәклесе - баланың "мин үзем" дигәне нәтиҗәдә чагылыш таба. Менә шулай, укытучы укучыларны төрле бәйгеләрдә җиңәргә өйрәтеп, олы тормышка әзерли. Ә тормыш алга бара. Ул яңа көн туу белән яңа бурычлар куя. Без укучыларыбызның киләчәктә сынатмауларына чын күңелдән ышанабыз. Укытучы өчен иң зур бүләк тә, дәрәҗә дә - үз укучыларының бәхетле булуларын күрү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса