Алга

Питрәч районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Мәгариф

Мөгаллимнәр нәселеннән ул

Кеше тормышында укытучы аерым урын алып тора. Ул әйләнә-тирәне танып белергә, яшь буынны югары уңышларга әзерләүче дә.


Укытучы булмыйча хәлең юк!
Берничә дистә ел буе бөтен тормышы күбебезнең күз алдында булган кеше турында нәрсә әйтергә мөмкин? Укытучылар берлеге турында әйтеп тә торасы юк, аларны Роза Насыйбуллина белән уртак эшләре, һөнәрләре бәйләп тора.
Шунысы гаҗәп, ул яшь чакта укытучы булырмын дип уйламаган да. Әлеге һөнәрне вакытлар үткәч кенә төшенә башлый. Бер сөйләшүебездә хәзер үзен нинди һөнәрдә табачагын күз алдына да китерә алмавын әйтте. Балачакта журналист, агроном һөнәрләре турында хыяллана. Хәтта, Мәскәүдә "Тимерязевка"га укырга керергә планлаштырган. Шулай да әти-әнисе теләге Казан пединститутына документларын тапшырырга була. Бернинди авырлыкларсыз укырга керә. Менә шулай бик тиз генә һөнәр сайлаган ул. Аңа әтисе һөнәр сайласа да, ул беркайчан да бу турыда үкенми.
- Беренче көннән үк әлеге эш күңелемә хуш килде, балаларны яраттым. Мин аларның иң якын, үз кешесенә әйләндем, - ди Роза Рифкатовна. - Әлегә кадәр алар белән элемтәдә торам, кемнең нәрсә белән шөгыльләнүен беләм, алар белән очрашулар оештырам. Үз укучыларымның язмышына битараф түгел мин.
Үз һөнәре нечкәлекләрен тирәнтен белүе, аны аңлавы, мөгаен, аңа нәселдән күчкәндер. Әтисе ягыннан да, әнисе ягыннан да алар нәселендә укытучылар булган. Хәтта, карт бабасы да укытучы булган. Алар барысы да яхшы мөгаллим булганнар. Укытучы булмыйча хәлең юк! Мөгаен укытучы булу язмышында билгеләнгәндер.
Математика - фәннәр патшабикәсе
Ул фәнен бик нык яраткан. Кайда гына эшләсә дә, әлеге төгәл фәнгә мәхәббәте аның укучыларына да күчә. Ул Ленино-Кокушкино мәктәбендә укыта башлаган. Роза Рифкатовна әлеге мәктәп аның тормышында зур урын алып торуын әйтә. Ул шунда үзен укытучы буларак камилләштергән. Яшь укытучы пединститутны тәмамлагач, монда кайта. Бу авылда анда укымаган кеше юктыр.
Һичшиксез, яхшы укытучы булу өчен бик күп уңай сыйфатларга ия, белемле, акыллы булырга кирәк. Әлбәттә инде, талант булырга тиеш. Балаларга һәм яшьләргә белем бирү, аларга үзең белгәннәрне өйрәтү, аларда уңай сыйфатлар тәрбияләү сәләте һәркемгә дә бирелмидер. Роза Насыйбуллина болардан тыш, һаман эзләнүдә. Ул яңалыкка омтыла. Ул нык характерлы, иҗади, төпле фикерле булуы белән аерылып тора. Аның укучылары арасында танылган инженерлар, укытучылар, табиблар, офицерлар, икътисадчылар бар. Ул районда иң яхшы математика укытучысы булып тора. Аның хезмәте Хөкүмәт бүләкләре белән билгеләп үтелгән. Аңа "Татарстан Республикасының атказанган мәгариф хезмәткәре", "Халык мәгарифе отличнигы" исемнәре бирелгән.
Гомер буе игелек кыла
Роза Рифкатовна башкарган эшенең тормышта зур әһәмияткә ия булуын билгеләп үтә:
- Балаларны мәрхәмәтле булырга, кешеләргә хезмәт итәргә өйрәтү бик мөһим, - ди ул. - Мәктәптә күп акча эшләп булмый, шулай да аңа яшәргә була, моны яшереп торасы юк. Әмма эшеңне яратып башкарып, аннан канәгатьлек алудан да мөһим нәрсә юк. Укытучы эшенә акча түгел, ә балаларны яхшылыкка, изгелек кылырга өйрәтү теләге җәлеп итә.
Укытучы өчен тормышта иң зур бүләк - укучыларының рәхмәте.
Хөрмәтле остазыбыз
Кеше дөньяга изге гамәлләр кылып яшәү өчен килә. Моның өчен бетмәс-төкәнмәс тырышлык, зиһен, сабырлык кирәк. Теге яки бу өлкәдә уңышка ирешү өчен яшь кеше янәшәсендә тәҗрибәле, сабыр, акыллы остаз булу үзе бер бәхет. Еллар үткән саен һәр кеше үзенең остазын хөрмәтләп искә ала. Сүзебез шундый остазларның берсе - Роза Рифкатовна Насыйбуллина турында. Һәр укытучының холкын-гадәтен белеп, күңелләребезгә үтеп керә белә, акыллы киңәшләре белән авыр чакларыбызда ярдәм кулы сузды ул. Аны безнең икенче әниебез дип тә әйтеп була: әниебез кебек кирәк чакта мактый, ә кайчак ачулана да белә. Ул бүген дә укытучыларның һәркайсын үзенекедәй якын күреп, акыллы киңәшләрен бирә. Ә инде берәребез авырып китсә, аның күңеле тыныч түгел. Ул безнең кайгыларга үзебездән дә артык көенүче, шатлыкларыбызга үзебездән дә артык сөенүче дә.
Сердәш тә сез безгә, олы терәк,
Ярдәм итеп безгә яшисез.
Киңәшләрегез дога булып тора,
Безнең өчен үрнәк кеше сез.
Роза Рифкатовнаны бервакытта да кәефсез күргәнебез булмады. Шатлык килгәндә, күккә сикерми, авырлык күрсә, сыгылып төшми, һәрчак үзе булып кала белә. Ул һәрвакыт елмаеп, шат күңел белән яши. Әйтерсең лә аның кайгылары гел юк, тирә-юньгә шатлык кына таратучы ул. Ә инде аның елмаюын күргәч, безнең дә күңел күтәрелә. Ул нечкә күңелле, таләпчән, авырлыклар алдында куркып калмый. Ул безгә тормышта үз юлыбызны табарга, тормыш авырлыкларына бирешмәскә, башыбызны югары тотарга өйрәтә. Безгә һәр көннең кадерен, бердәмлекнең мәгънәсен, яшәүнең ямен, яшьлекнең матурлыгын аңларга ярдәм итте. Аның белән бергә эшләгән бик күп укытучылар Роза Рифкатовнага рәхмәтле. Аның исеме дә җисеменә туры килә. Ул гөлләр кебек матур, назлы. Аның белән һәрвакыт серләшәсе, күңелеңдәген әйтәсе, көлеп кенә торасы килә.
Ул гаилә учагын саклаучы кадерле әни һәм тормыш иптәше, хөрмәтле әби дә. Шушы көннәрдә Роза Рифкатовнаның олуг юбилее. Аңа озын гомер, бәхет-шатлык, җан тынычлыгы, тән сихәте, саулык-сәламәтлек, телибез. Кайгы-хәсрәтләр урап узсын, һаман шулай көчле рухлы һәм ярдәмчел, изге күңелле, балаларының, оныкларының игелеген күреп, озак яшәргә насыйп булсын, дип язалар Гөлназ Гибатова белән Нурзия Исламгәрәева.
РS. Ноябрь көннәрендә Роза Рифкатовна Насыйбуллинаның тормышында искиткеч вакыйга булды - ул матур юбилеен билгеләп үтте.
Әлеге материалны әзерләгәндә, аның укучыларына, хезмәттәшләренә мөрәҗәгать иттем. Алар барысы да Роза Рифкатовнаны югары класслы, искиткеч, талантлы укытучы, киң күңелле, ярдәмчел кеше буларак билгеләп үтте:
Редакция коллективы Роза Рифкатовнаны юбилее белән котлый һәм аңа озын гомер, нык сәламәтлек, күңел көрлеге, гаилә иминлеге тели.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса