Яңалыклар ТВ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Чикләнмәгән мөмкинлекләрен спортта күрсәттеләр
Шулай ук инвалидлар декадасы кысасында спорт ярышлары оештырылды. Шуның берсе мөмкинлекләре чикләнгән кешеләр өчен уздырыла торган спартакиада. Питрәчлеләр үзләрен нинди спорт төрендә сынап карый алды - бу турыда безнең материалдан белерсез.
-
Районның кайбер хуҗалыклары техника төзәтү эшләрен тиздән тәмамлый
Чананы кыштан, ә арбаны җәйдән әзерләргә куша халык әйтеме. Питрәч районы аграрияләре дә әлеге әйтемгә буйсынып яшиләр. "Газовик" хуҗалыгының Богородское бүлегендә техниканы төзекләдерү буенча бүген инде байтак эш башкарылган.
-
Сәгъдия апа Вәлиуллина: "Яшәп булса, 95, 100 яшькә кадәр яшәрмен, Алла бирса!"
Күн авылында яшәүче Сәгъдия апа Вәлиуллина бу көннәрдә туган көнен - 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Кечкенә генә елмаеп торучы әбигә бер дә үз яшен бирмәссең. Аны котлап килгән район җитәкчелеге бераз аптырап та калды бугай.
-
"Гаилә чыгышы" конкурсы ничек үткәнен искә алабыз
Берәүләр пуантага бастылар, икенчеләр җыр башкарды, ә әбиләр белән оныклар шигырь сөйләде. "Гаилә чыгышы" район конкурсы елдагыча бик күңелле узды.
-
Питрәч районы егетләре намуслы хезмәт итәргә сүз бирде
Район әле күптән түгел армия сафларына егетләрен озаткан иде. Самара шәһәрендә хезмәт итүчеләре инде присяга да кабул иттеләр. Тулырак алдагы материалда.
-
Питрәч районы "Ике йолдыз" фестивален күпләр көтеп алды
Питрәч районында узган елда "Ике йолдыз" дип аталган яңа фестиваль башланып киткән иде. Күпләргә ул бик ошады. Мәдәният хезмәткәрләре белән сәхнәгә районның төрле оешма вәкилләре, җитәкчеләре сәхнәгә чыкты. Быелгы фестиваль дә сюрпризларга бай иде.
-
Питрәчле ясаган тәрәзә кырыйлары республика буйлап таралган
Бүгенге көндә кулыннан эш килгән кеше тик утырмый. Үз көнен үзе күрә. Шәле авылында яшәүче Хөрмәтулла абый Зөбәиров та күңелә хуш килгән шөгел тапкан. Табышы да азрак бар ди. Тулырак безнең материалда.
-
Бәйрәмнең төп геройлары әниләр иде
Район мәдәният йортында әниләр көненә багышланган чара үтте. Аның төп геройлары булып әлбәттә әниләр булды. Бу көнне сәхнәгә чыгучылар арасында Шәле авылыннан Миләүшә Мөхәммәтгалиева һәм Надеждино авылыннан Наталья Аксенова да бар иде.
-
Питрәчлеләр Мәскәү депутатына сораулар бирде
Җир участогын ничек рәсмиләштерергә? Район җирендә белгечлеген буенча эш табып буламы? Бу һәм башка сорауларын питрәчлеләр кабул итү барышында Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты Иршат Минкинга юлладылар.
-
Район эшмәкәрләре үз продукциясен тәкъдим итте
Берәүләр ит һәм сөт җитештерә, икенчеләр ипи яисә кондитер ризыклары пешерә. Питрәч районы эшмәкәрләре район үзәгендә очраштылар. Алар үз продукцияләрен генә күрсәтеп калмады, ә дәүләт алкоголь инспекциясе вәкилләренә борчыган сорауларын да бирә алды.
-
Питрәчле Камилә апа Юсупова 90 яшендә дә өй эшләре белән шөгелләнә
Район кешеләре аны үзәк китапханә хезмәткәре буларак хәтерлиләр. Район мәдәният йортында мактау тактасында Камилә Җәләл кызы Юсупованың фотосы бүген дә лаеклы урында.
-
Район авылларында референдумнар үтте - халык нәрсә өчен тавыш бирде?
Узган якшәмбе республика районнарында үзара салым кертү буенча референдумнар узды. Питрәч районы халкы да бу чарада актив катнашты. Чөнки программаның эшләвенә үзләре үрнәгендә инандылар. Шулай итеп рефрендумнар район авылларында узды дип санала.
-
90 яшьлек питрәчле котлауларны мобиль телефон аркылы да кабул итте
Екатерина Ивановна Федулова район җитәкчелегеннән котлаулар кабул итте. Юбилей көнендә ветеран янына районнан делагеция килгән иде. Аны башкарма комитет җитәкчесе урынбасары Зимфирә Мөхәмәтгәрәева җитәкләде.
-
Питрәч "ФОРПОСТ" отрядлары үзара ярышып көчлеләрне билгеләде
"Форпост" яшьләр формированияесенә быел гына килеп кушылган мәктәп укучылары әлеге хәрәкәтнең чираттагы спартакиадасында катнашты. Ярышлар катлаулы иде, тик авырлыклар алдында куркып торучылар булмады.
-
Питрәч пенсионерлары парталар артына утырды
Питрәч районы Пенсия фондында янәдән "Хокукый белем мәктәбе" үз эшен башлап җибәрде. Пенсия яшендәге кешеләр арасында ул популярлаша. Кереш дәрестә олы яшьтәге студентлар үзләре өчен борчыган темаларны билгеләп куйдылар.