Яңалыклар ТВ рубрикасы буенча яңалыклар
-
"Алтын алка"ның ярымфиналы питрәч хоккейчыларыннан башка үтәчәк
Питрәч хоккейчылары «Алтын алка" турнирының ярымфиналына чыга алмадылар. Питрәчтә үткән зональ этапта барлыгы исә республикадан килгән 5 команда көч сынашты.
-
Питрәч сабыйлары ни өчен "Айгөл" балалар бакчасына йөри алмыйлар?
Яңа ел район үзәгендә күңелле вакыйгалар белән башланып китте. "Айгөл" балалар бакчасында төзекләндерү эшләренә тотындылар. Бу эшләр җирле төзелеш оешмасы тарафыннан башкарыла.
-
101 яшьлек питрәчлене бүген онык-оныкчыклары кадерләп тора
Ә Шәле авылында яшәүче Хәлимә апа Гыйбашевага яңа ел алдыннан 101 яшь тулды. Аның да тормышы җиңелләрдән булмаган. Тик ул яшәргә көч табып, бүген якыннары арасында кадер-хөрмәттә картлыгын үткәрә.
-
Питрәчле Кафия апа Исмәгыйлевага 100 яшь тулды
Питрәч районында 100 яшен тутыручылар артты. Бар халык яңа ел бәйрәмнәрен үткәргәндә, Күн авылында яшәүче Кафия апа Исмәгыйлева туган көнен билгеләп үтте. Аның тормыш юлы нинди булган, бүген хәле ничегрәк - бу турында без әзерләгән материалдан белерсез.
-
"Каенкай" сабыйлары кошлар өчен җимлекләр ясаган
"Каенкай" балалар бакчасында экологик тәрбия бирүгә зур игътибар бирелэ. Әлеге оешма коллективы "Эко-лидер" республика бәйгесендңә дипломант исеменә лаек булды. Ләкин алар эле моның белән генә туктап калырга жыенмый.
-
Район Раштуа чыршысы күңелле мизгелләргә бай булды
Балаларның Раштуа чыршысы бик күңелле үткән иде. Әлеге видеоматериал бәйрәмнең матур мизгелләрен яңартырга ярдәм итәр.
-
Питрәчле Зәйтүнә апа Ганиевага 90 яшь
Яңа ел алдыннан Питрәчтә яшәүче Зәйтүнә апа Ганиева юбилеен билгеләп үтте. Аңа 90 яшь тулды. Ул тыл ветераны. Күп авырлыклар күргән. Тик беркайчанда сыгылмаган, тормышыннан бик канәгать.
-
Район прокуратурасы тарафыннан 700 дән артык хокук бозу очрагы ачыкланган
Һәр Яңа елның гыйнварын прокуратура хезмәткәрләре үзләренең һөнәри бәйрәмнәре белән башлап җибәрә. Кешеләрнең үз мәнфәгатьләрен яклап, проблемалары белән килә торган дәүләт органы хезмәткәрләренә, сүз дә юк, зур җаваплылык йөкләнгән. Прокуратураның төп эшчәнлеге дә нәкъ менә шул кеше хокукларын саклаудан гыйбарәт.
-
Питрәчтә хоккей буенча Идел буе беренчелеге уеннары үтте
Питрәчтә хоккей буенча идел буе беренчелегенең икенче тур уеннары тәмамланды. Ярышларда 2006 елгы малайлардан торган җиде команда катнашты. Аларга 10-11 яшҗ кенә булса да, шайбаларны алар бик оста кертәләр.
-
Сугыш ветераны Нина Куприянова 100 яшькә кадәр яшәргә хыяллана
Ул ватаныбызны яклау максатыннан фронтка киткән. Күп еллар адвокат булып эшләгән. Питрәчтә аны күпләр белә. Сугыш ветераны Нина Никифоровна Куприянова 95 яшҗлек юбилеен билгеләп үтте. Район җитәкчелеге аны шул уңайдан тәбрикләргә килде.
-
Районга авыл хуҗалыгы белгечләре җитми
Бүген Питрәч районында авыл хуҗалыгы белгечләре җитми. Агрономнар, экономистлар һәм бухгалтерлар. Ә бит авыл хуҗалыгы вузларында укучыларга һәм бу өлкәдә эшләүчеләргә дәүләт тарафыннан махсус ярдәм каралган. Бу турыда Питрәч мәктәп укучылары узган очрашудан соң белделәр.
-
Питрәч әниләренә бәхетле булыр өчен ни кирәк?
Район газетасы һәрдаим укучыларын яңадан яңа бәйгеләр белән шатландырып тора. Питрәчлеләр дә бу бәйгеләрдә теләп катнаша. Чираттагысы "Әниләрнең бәхетле мизгелләре" дип аталды.
-
"Без бергә!" фестивале дусларын җыйды
Инвалидлар декадасы Питрәч районында традицион фестиваль белән тәмамланды. Ул һәр елдагыча авыллардан килгән артистлар катнашуы белән үтә. Фестиваль мөмкинлекләре чикләнгән питрәчлеләр өчен талантларын күрсәтер өчен дә, аралашыр өчен кулай мөмкинлек бирә.
-
Питрәч "АнтикоррЛига"сы районда популярлаша
Коррупциягә каршы районда ничек көрәшәләр. Моны Питрәч районы яшьләре әйбәт күрсәтте. Аларның бу юнәлештәге эшләрен республика күләмендә хуплап чыктылар.
-
"Без сәләмәт планета өчен!" бәйгесендә биш мәктәп катнашты
Район яшьләре сәләмәт яшәү рәвешен сайлый. Спортны алар тормышның тискәре күренеше булган СПИДка каршы куялар.