Яңалыклар ТВ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районда авыл хуҗалыгы семинары үтте
Югары нәтиҗәле сыер таналарны үстерү технологияләре белән Питрәч районы терлекчеләрен таныштырдылар. Әлеге тема буенча районда авыл хуҗалыгы семинары үтте.
-
Питрәч районы мәктәп укучысы республика олимпиадасында җиңде
Питрәч районы Кощаково мәктәбе укучысы "Кулланучылар хокукларвын яклау" буенча үткән республика олимпиадасының 8-9 сыйныфлар арасында җиңүчесе булды. Махсус кубокны һәм кыйммәтле бүләк - смартфонны- аңа Татарстанның дәүләт алкоголь инспекциясе җитәкчесе Җәүдәт Әхмәтханов тапшырды.
-
Яңа станция Гильдеево авылын газ белән тәэмин итү проблемасын чишәчәк
Питрәч районында "Богородское" газбүлү станциясе үз эшен башлады. Яңа станциянең ачылыш тантанасында республика президенты Рөстәм Миңнеханов, "Газпромтрансгаз Казан" оешмасының генараль директоры Рәфкәт Кантюков һәм башка кунаклар катнашты.
-
Питрәчтә “Дөньяның барлык төсләре” белем бирү зональ форумы үтте
Район волонтерлары һәм активистлары төрле белем бирү мәйданчыкларында һәм мастер-классларда катнаштылар.
-
Питрәчнең беренче мәктәбендә ачык дәрес үтте.
Мәктәп укучылары монополиягә каршы көрәшүче органнар турында һәм татарстандагы идарәсе нинди юнәлешләр буенча эшләвен белделәр. Бу турыда әлеге хезмәт вәкилләре үзләре сөйләде.
-
Тиздән Колай авылында яңа приход йорты ачылачак
Питрәч районы Колай авылының нәкъ үзәгендә яңа бина төзелеше бара. Анда приход йорты булачак. Дин әһелләреннән к ала, әлеге йорт балалар һәм яшьләрнең уку урыны да булачак.
-
Питрәч районы Шәле авылында татар-башкорт көрәше буенча турнир узды
Ул алтынчы ел үткәрелә. Шәлеләрнең легендар якташы, танылган Вахитов исемендәге колхоз рәисе Фәйзрахман Сафин истәлегенә оештырыла.
-
Фотобәйгедә балалар бакчасы төркеме җиңде
"Көзге букет" фотобәйгесендә Каенкай балалар бакчасының "Дуслык" төркеме җиңеп чыкты. Бүләкләрен алырга да алар тулы состав белән килгәннәр иде.
-
Бүген Питрәчтә скандинавия йөреше белән шөгелләнүчеләр көннән көн арта.
Башлыча әлеге фитнес төре пенсионерлар арасында бик популяр. Башлангычны Забота соөиалҗ үзәгенең белгече узган елда ясаган иде. Грант ярдәмендә махсус таяклар сатып алынды.
-
Питрәчле Мәдинә апа Нәҗмиевага 95 яшь
Авыр тормыш юлын үтсә дә, ул сынмаган сыгылмаган. Ленино-Кокушкино авылында яшәүче Мәдинә апа Нәҗмиева юбилеен билгеләп үтте. Аңа 95 яшь тулды.
-
Район үзәгенең балалар бакчасы территориясендә үзгәрешләр бара
Агымдагы ел башында "Айгөл" балалар бакчасында дәүләт программасы буенча капиталь ремонт үткән иде. Җылыту системасы, канализация, электр челтәре алыштырылды. Башка күп кенә эшләр башкарылды. Тик бинаның фасады яңартылмыйча калды.
-
Дәүләт Думасы депутаты питрәчлеләрнең сорауларын тыңлады
Питрәчтә Дәүләт Думасы депутаты Иршат Минкин һәм район башлыгы Эдуард Дияров халыкны кабул иттеләр. Сорау бирер өчен 13 кеше язылган иде.
-
102 яшьлек питрәчлене бәйрәм уңаеннан котлаулар кабул итте
Мария Ефимовна Пилюгинаны бәйрәм белән Россиянең Дәүләт Думасы депутат Иршат Минкин һәм район башлыгы Эдуард Дияров тәбрикләде. Алар ветеранның үтенечләрен тыңладылар һәм ярдәм итәргә сүз бирделәр.
-
Питрәч кызлар баскетбол командасы призлы урын яулады
Районда баскетбол буенча Татарстан беренчелеге ярышлары узды. Паркета кызлар ярышты. Питрәч җыелма командасы 3 призлы урын яулады. Тулырак безнең материалда.
-
Чираттагы фотобәйгегә нәтиҗә ясадылар
"Вперед-Алга" района газетасы "Иң матур елмаю" фотобәйгесенә нәтиҗә ясады. Ул безнең сайтта барды. Җиңүчене исә тавыш бирү юлы белән сайладылар.