Яңалыклар ТВ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Районның халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә шикле предмет табылган
Шуңа күрә бинадан барлык оешмаларны да эвакуацияләделәр. Экстремизм белән көрәшкә багышланга айлык кысаларында уку күнекмәләре үтте биредә.
-
Питрәч районында гриппка каршы вакцинация бара
-
Бүген Питрәч районында Бөек Ватан сугышында катнашкан 18 ветеран яши
Аларның берсе Карповка авылында гомер итүче Сергей Дмитриевич Михайлов. Шушы көннәрдә аңа 90 яшь тулды.
-
Питрәчнең икенче мәктәбендәге 7-8 сыйныф укучылары терористик акталарда һәлак булучылар истәлегенә багышланган чарада катнашты
Класстан тыш дәрес "Эсктремизмга юк" айлыгы кысаларында узды.
-
Питрәчле Ирина Галимованы район башлыгы юбилее белән тәбрикләде
Тагын бер ветеран 90 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. "Дахау" лагере тоткыны Ирина Васильевна Галимова. Тулырак алдагы сюжетта.
-
Питрәчтә иң зур йомырка табәсе пешерделәр
Шулай итеп Россия рекорды куелды. Скорлупино фестивале ике көн дәвамында питрәчлеләргә генә түгел, килгән кунакларга күңелләренә хуш килде.
-
Районның алдынгы комбайнчылары беренче бүләкләрен ала башлады
Питрәч районында урып-җыю кампанисе кызганнан кыза гына. Бүгенге көнгә барлык мәйданның 20% инде җыелган. Лидерлар да билгеләнә башлады.
-
Шәледә яшәүче Мөслимә апа Зариповага 95 яшь тулды
40 елдан артык гомерен балаларга белем бирүгә багышлаган. Узган атнада Шәле авылында яшәүче Мөслимә апа Зарипова 95 яшьлек юбилеен билгеләп үтте. Аның турында тулырак безнең материалда.
-
Районда "Мәдәния мохит" проекты старт алды
Питрәчтә "Мәдәни мохит" проекты башланды. Август ае дәвамында һәр чәршәмбе көнне төрле чаралар узачак. Узган атнада ул гаилә бәйрәме буларак үтте
-
Районда “Скорлупино” йомырка фестиваленә актив әзерлек бара
Бүген районда "Скорлупино" йомырка фестиваленә актив әзерлек бара. Чара икенче ел оештырыла. Быел бөтен Россиядән кунаклар киләчәк. Барлыгы 10 меңгә якын кеше килер дип көтелә.
-
Районның мәдәният хезмәткәрләре велопробег оештырды
Питрәчтә районның 87 еллыгына багышланган велопробег узды. Аны мәдәният бүлеге оештырды. Мәдәният йорты, китапханәләр һәм музей вәкилләре Питрәч-Әлбәден-Питрәч марштрутын велосипедларда үттеләр.
-
Быел районда 5 күпфатирлы йортта капиталь төзекләндерү эшләре бара
Питрәч, Ленино-Кокушкино, Колай һәм Кощаковода. Ремонт республика программасы кысаларында мөмкин булды. Нинди эшләр башкарыла Кощаково авылындагы бер йорт мисалында карап кайттык.
-
Районда азык әзерләү финиш сызыгына җитә
Питрәч районы хуҗалыкларында азык әзерләү процессы тәмамланып килә. Гаврилов исемендәге агрофирмада да бу эшләр оешкан формада бара.
-
Кечкенә питрәчлеләр су асты патшалыгында булдылар
"Каенкай" балалар бакчасында "Нептун көнен" билгеләп үттеләр. Барлык уен һәм бәйгеләр су тематикасына багышланган иде. Тулырак алдагы материалда.
-
Мәдәният бүлеге хезмәткәрләре өмәгә чыкты
Территорияләрне матурлатуга район үзәгендә зур игтибар бирәләр. Оешмалар бик еш өмәләр ясап тора. Узган атнада тулы составта җыештырырга өмәгә чыктылар.