Яңалыклар ТВ рубрикасы буенча яңалыклар
-
15 питрәчле яңа паспортлар алды
Җиңү көне алдыннан Питрәч районының төрле авылларыннан килгән 15 мәктәп укучысы тыл хезмәтчәннәре кулыннан паспортлар алдылар.
-
Питрәчлеләр "Җиңү бакчасын" утырттылар
Питрәчлеләр россиякүләм акциягә кушылдылар. Питрәчнең икенче мәктәбе укучылары үз территорияләрендә"Җиңү бакчасы" утырттылар.
-
Район хастаханәсендә капиталь төзекләндерү бара
Питрәчнең үзәк район хастаханәсендә капиталь төзекләндерү башланды. Эшләр инфекцион авырулар бүлегендә һәм азык-төлек блогында бара. Үзгәрешләргә акчалар дәүләт бюджетыннан бүленеп бирелгән.
-
Морозовлар гаиләсе Җиңү көнен быел түсемсезлек белән көтәләр
Фронтовик бабасы язмышы турында питрәчле күптән түгел генә ачыклый. Батырларча көрәшеп сугыш кырларында үлеп калган. Быел Николай Морозов һәм аның гаиләсе "Үлемсез полк" акциясен аеруча түсемсезлек белән көтәләр.
-
Районда санитар-экологик икеайлык актив темплар белән бара
Питрәчлеләр санитар-экология икеайлыгында актив катнашалар. Оешмалар яны территорияләрен һәм җәмәгать урыннарын чистарталар. Тик эшләр бу өлкәдә әле күп.
-
19 питрәчле яңа паспортлы булды
Россия Федерация гражданинының төп документын 19 питрәчле алды. Тантаналы рәвештә паспортларны аларга район башлыгы Эдуард Дияров тапшырды.
-
Питрәч балаларына Айдар Фәйзрахманов музыка дәресе бирде
5 апрельдән 28 апрельгә кадәр республика районнары буйлап фольклор музыка дәүләт ансамбле гастрольләре бара. Ансамбль Россиянең атказанган артисты Айдар Фәйзрахманов җитәкчелегендә Питрәч районында да чыгыш ясады. Мәктәп укучыларына ул музыка дәрәсе бирде.
-
Районда барга өмәләрдә авыл хуҗалыгы оешмалары да актив катнаша
Район терлекчеләре дә экологик икеайда катнаша. "Соя-Колай" хуҗалыгының терлекчелек комплексы тулы составта өмәгә чыкты.
-
Белкино авылында тиздән күпфункцияле үзәк булачак
Районда дәүләт программасы ярдәмендә социаль объектлар яңартыла. Шул исәптә Белкино авылындагы мәктәп бинасы да. Төзекләндерү эшләреннән соң бер түбә астында берьюлы берничә оешма эшли башлаячак.
-
Питрәчнең яшь талантлары өчен күңел ачу программасы әзерләделәр
"Созвездие"-" Йолдызлык" фестивале призерлары өч автобус белән Казанга бардылар. Алар өчен анда күңел ачу программасы әзерләнгән иде.
-
Питрәч районы педагоглары эшләрендә инновацион методлар кулланалар
Питрәч районы укытучылары, тәрбиячеләре республикадан килгән мәгәриф бүлеге методистларына мастер-класс күрсәттеләр. Районда республика күләм семинар үтте. Барлыгы алты мәйданчык эшләде. Анда укыту сыйфатын арттыру ресурслары турында сөйләделәр, инновацион һәм эксперименталь эш белән таныштырдылар.
-
Питрәчтә ТР Конституцион судының утырышы узды
Белкино авылы мәктәбендә үзгәртеп кору процесслары булганга бер елга якын вакыт узды. Тик авыл халкы әлеге карар белән күнегергә теләми. Халык фикеренчә, мәктәпне япканда аларның фикерен игътибарга алмаганнар.
-
Елмаюлар өчен нәни питрәчлеләр бүләкләр алды
«Балалар елмаюы" район газетасы бәйгесе тәмамланды. Оештыручыларны катнашучылар саны бик шатландырды. Тавыш бирүдә 31 фотография катнашты. Тик өчесе генә спонсордан бүләкләр ала алды.
-
Питрәч яшьләрен интеллектуаль уен берләштерде
Квиз дип аталган интеллектуаль уен районда бик популяр бүген. Аны Яшьләр аграр берләшмәсенең Питрәч районындагы бүлеге үткәрә. Уенда мәктәп укучылары, студентлар һәм эшләүче яшьләр катнаша.
-
Питрәч районы Чыты авылында клубны яңарталар
Тиздән Чыты авылы халкы концерт тамашаларын яңартылган клуб бинасында карый алаячак. Дәүләт программасы ярдәмендә мәдәният йорты бинасында зур төзекләндерү эшләре кайный. Ремонт ниндия стадиягә җиткәнен, безне иҗадый төркем үзе карап кайтты.