Яңалыклар ТВ рубрикасы буенча яңалыклар
-
Казан артистлары нәни питрәчлеләргә мастер-класс күрсәттеләр
Галиәскәр Камал театрының яшь артистлары "Шатлык" балалар приютына хәйрия миссиясе белән килгән иделәр. Алар спектальдән өзек күрсәттеләр. Җыр һәм биюләр башкардылар. Балалар белән үз энергияләре һәм яхшы кәефләре белән уртаклашып киттеләр.
-
Иң тату сыйныф Питрәчнең беренче мәктәбендә
Тату класс нинди ул? Гаилә белән мәктәп нинди мөнәсәбәт төзергә тиеш? Бу темага үз проктларын Питрәч районы мәктәпләре тәкъдим иттеләр. Әлеге чара "Тату сыйныф серләре" республикасы бәйгесе кысасында мөмкин булды. Районда аның муниципаль этабы үтте.
-
Район мәктәп укучылары Quiz уенында катнашты
Язгы каникул яллары да мәктәп һәм колледж укучыларына мәктәпкә килергә комачауламады. Монда хәзер модада булган КВИЗ уены үтте. Уен экстремизмга каршы көрәш һәм милләт ара мөнәсәбәтләрне ныгыту сорауларына багышланган иде.
-
Питрәчле Евдокия Козловская 90 яшьлеген билгеләде
Богородское авылында яшәүче Евдокия Ивановна Козловская 90 яшьлеген билгеләп үтте. Котлап килгән район администрациясе вәкилләренә ул яраткан уен коралында уйнап күрсәтте.
-
Питрәч фермерлары киләчәккә планнар корып яши
Район фермерлары ел башында яңа планнар кора. Димәк, эшләре бара аларның. Районда крестьян-фермер хуҗалыклары ничек яши, безнең материалдан белерсез.
-
Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге "Язгы каникуллар" чарасын үткәрә
Инспекторлар урынына район юлларында мәктәп укучылары тәртип саклады. Акция барышында алар машина йөртүчеләргә һәм җәяүлеләргә буклетлар тараттылар.
-
Ел башыннан Питрәч районында 11 янгын булган
Питрәч районында янгыннар чыгу буенча уңай булмаган хәл урнашты. Бу турыда районның янгын чыгуны күзәтү бүлеге игълан итә.
-
Питрәч студентлары пешекчелек осталыгы бәйгесендә урыннар яулады
Ленино-Кокушкино авылында урнашкан Казан авиация-техника колледжы филиалы студентлары районга җиңүләр яулап кайттылар.Алар Юныс Әхмәтҗанов исемендәге ачык конкурс фестивалендә катнаштылар. Бәйге пешекчелек осталыгы буенча студентлар һәм профессионаллар арасында үткәрелә.
-
Май чабу бәйрәменең матур мизгелләре
Питрәч наратлыгында зур итеп Май чабу бәйрәмен билгеләп үттеләр. Бәйгеләр, җырлар белән. Күпләр бу көнне гаиләләре белән килгән иделәр.
-
Районның медицина хезмәткәрләре 2016 елга нәтиҗә ясады
Питрәч районы сәләмәтлек саклау өлкәсендә эшләүчеләр узган елга нәтиҗә ясадылар. Медсовет эшендә район башлыгы Эдуард Дияров һәм Татарстанның сәләмәтлек саклау министры урынбасары Елена Шишмарева катнашты.
-
Питрәч автоинспекторлары 15 исерек машина йөртүчене туктатканнар
Елның ике аенда Питрәч районы ЮХИДИ бүлеге хезмәткәрләре тарафыннан 15 исерек машина йөртүче туктатылган. Бу очраклар рейдлар барышында теркәлә. Тулырак алдагы материалды.
-
Питрәч районы Ватан сакчыларына аяз күк йөзе телибез
Әфган сугышы тәмамланганга 28 ел узган. Бу дата истәлегенә районда әфганчы-хәрбиләр өчен очрашу чарасы үткәрделәр. Аның кысасында бәйрәм концерты һәм һәйкәлгә чәчәкләр кую оештырылды.
-
Питрәчтә бер еллык тәнәфестән соң мунча эшли башлады
Яңа ел башынннан Питрәчтә җәмәгать мунчасы эшли башлады. Бу вакыйга чыннан да көтеп алынган булды. Питрәчлеләр шатланып туя алмыйлар.
-
Район терлекчеләре борчыган сораулар буенча фикер алышты
Район хуҗалыкларында хайван башын арттыру һәм торгызу осеменатор өстенә йөкләнгән. Бу бик катлаулы һәм җаваплы эш. Белгечлек һәрдаим белемеңне арттыруны таләп итә. Осеменаторларның чираттагы укулары районда бу көннәрдә генә узды.
-
"Сәләмәтлек көненең" иң матур мизгелләре
Бу атнада Питрәч наратлыгында "Май чабу" бәйрәме учазак. Ә без сезнең игътибарыгызга ахыргы "Сәләмәтлек көненнең" иң матур мизгелләрен караргы тәкъдим итәбез.