Алга

Питрәч районы

16+
Рус Тат
Сәламәтлекне саклау

Питрәч районында халыкны гриппка каршы иммунизацияләү башланды

Ике төр вакцина кайтарылган: совигрипп һәм флю-М. Прививканы район үзәк хастаханәсендә, табиб амбулаторияләрендә, яшәү урыны яки эш урыны буенча ФАПларда ясыйлар. Без гриппка каршы вакцинация турында иң еш бирелә торган сорауларга җаваплар белдек.

Прививка ясаткач, күпме вакыттан соң авыруга каршы торучанлык формалаша?

Прививканы грипп һәм ОРВИ белән авыручылар саны артканчы ясау яхшырак.

Иммунитет вакцинациядән соң 14-21 көн үткәч ныгый. Ул 6-12 айга грипп белән авырудан саклый, шуңа күрә прививканы ел саен ясатырга кирәк. Вакцинаның ни дәрәҗәдә йогынты ясавы пациентның яшенә һәм сәламәтлегенә, шәхси үзенчәлекләренә һәм башка күп нәрсәләргә бәйле. Вакцинация гриппның авыр һәм катлаулы формалары барлыкка килү куркынычын киметә. Ул, беренче чиратта, башка респиратор вируслардан түгел, ә нәкъ менә грипп вирусларыннан саклау өчен билгеләнгән. Шул ук вакытта гриппка каршы вакцина иммунитетны ныгыта торган өстәмә үзлекләргә ия.


Вакцина реакция китереп чыгарырга мөмкинме?

Гриппка каршы гына түгел, теләсә нинди вакциналар да билгеле бер реакция китереп чыгарырга мөмкин. Прививка ясатканнан соң, кешеләрдә тән температурасы югары булырга, баш авыртырга һәм вакцина ясаткан урын авыртырга мөмкин. Гриппка каршы прививкалар ясаткан 100 кешенең 8-15ендә шундый билгеләр була ала. Бу симптомнар дәвалауны таләп итми һәм 2-3 көн эчендә үз-үзеннән юкка чыга, эшкә сәләтлелекне бозмый һәм өстәмә дәвалау таләп итми. Гриппка каршы прививканы кайчан ясарга ярамый? Вакцинаны ясатырга ярыймыюкмы икәнлеген пациентны тикшергәннән соң табиб хәл итә. Кайвакыт сәламәтлек торышы буенча прививка ясату вакытлыча кичектерелергә мөмкин. Гриппка каршы вакцинация ясатуны вакытлыча кичектерүнең сәбәбе - кискен авыру яки хроник авыруның кискенләшүе. Хроник авыруның торышы яхшырганнан яки беткәннән соң инде вакцина ясатырга була.

Әгәр пациентның тавык йомыркасы аксымына аллергия реакциясе бар икән - прививканы беркайчан да ясатырга ярамый. Чөнки анафилактик шок, крапивница булуы мөмкин.

Калган очракларда вакцинация куркынычсыз.


Авыру кем өчен аеруча куркыныч?

Грипп һәркем өчен куркыныч, аның өзлегүләреннән теләсә кайсы кеше үлә ала. Кечкенә балалар, өлкәннәр, шулай ук хроник чир белән авыручы кешеләр аеруча куркыныч астында.

Үзәк нерв системасы зарарланган балалар, йөрәк патологиясе, үпкә, бөер, эндокрин системасы, иммунодефицит авырулары булган пациентлар куркынычка дучар була. Мондый пациентлар, беренче чиратта, саклануны таләп итә.

Грипп йөклелек планлаштыручы хатын-кызлар өчен дә куркыныч, ул бала төшүгә китерергә мөмкин. Йөкле булганчы яки икенче-өченче триместр вакытында прививка ясату урынлы булыр.

Гриппка каршы вакцинация күп кеше белән элемтәгә керүчеләр һәм зарарлану куркынычы югары булган кешеләр - укытучылар, тәрбиячеләр, сатучылар, табиблар өчен дә актуаль.


Прививкадан соң грипп белән авырырга һәм тирәюньдәгеләргә йоктырырга мөмкинме?

Гриппка каршы вакцина аның составына кергән грипп штаммнарыннан гына саклый.

Грипп вирусының яңа штаммы булган очракта, кеше авырырга мөмкин.

Вакцинаның үзеннән йоктыру мөмкин түгел, чөнки вакцинада вирус үзе юк, ә аның антигеннары гына. Вирус чирне үрчетә һәм китереп чыгара алмый. Вакцина составына иммунитет бирә торган препарат керә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса